Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйлә Дәүләтова: “Бүләк алгач, сабый баладай сөендем”

Бүген мәдәният өлкәсендә эшләгән берничә кеше өчен истәлекле көн. Аларның берсе – күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев...


Бүген мәдәният өлкәсендә эшләгән берничә кеше өчен истәлекле көн. Аларның берсе – күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев. Аның да сөенечле яңалыгы бар. Җырчыга “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. 
Танылган шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтованың да бәхетле көне. Аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде. 
– Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фәрит әфәнде кулыннан бүләк алгач, сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, тапшырулар эшләргә әзер, – дип шатлыгы белән уртаклаша Ләйлә ханым. 
Сәнгать әһелләренең әлеге уңышлары белән ихластан тәбриклибез. Алдагы көннәрендә дә иҗади уңышлар телибез.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар