Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Тимергалеева элекке ире белән табигатьтә ял иткән

Лилиянең табигать кочагында елмаеп төшкән фотосын күреп, аның инстаграм дуслары бик сөенгән. 



Лилиянең табигать кочагында елмаеп төшкән фотосын күреп, аның инстаграм дуслары бик сөенгән. 

«Иртәнге алтыда парковкага чыктым. Мине дусларым килеп алды. Гаҗәеп урынга алып бардылар, төбе күренеп торган чиста күл күрсәттеләр. Егетләр минем хыялымны чынга ашырды. Рәхмәт! Иске дус ике яңа дустан яхшырак», – дип язган ул постында. 


Элекке ире Ришатка мөрәҗәгать итеп: «Ришат, сүзеңдә тордың», – дип, рәхмәтен белдергән. Гаилә корып, хыялларын чынга ашырып, балага узып  шатланган, сабыйларын югалтып, олы фаҗигане бергә күтәргән әлеге матур пар бернәрсәгә карамастан, кирәкле вакытта бер-берләребезгә терәк булырбыз дип сүз биргән икән. 


Лилиянең инстаграм дуслары аның өчен сөенүләрен белдергән. «Гомер бик кыска, ачуланмыйча, кадерен белеп яшик», «Афәрин Лилия!», «Мин сезгә карап сокланам», дип язганнар аңа.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар