Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова янә туй күлмәге кигән

Бу көннәрдә Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм битенә туй күлмәге кигән фото урнаштырган.



Бу көннәрдә Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм битенә туй күлмәге кигән фото урнаштырган. Күп кенә кеше яңа клип төшерелә дип уйларга өлгергән. Ландыш үзе пост астына: «Бүген үземнең Туй күлмәгемне таптым! Туй күлмәге бер көнлек түгел, туй күлмәге гомерлек. Таптым да, киеп тә куйдым)).

«Так что, матурым... Мин риза!!!» – дип язып куйган. Фотога төшерүче – улы Әнвәр. Ә ат өчен рәхмәтен Ландыш күршеләренә белдерә. «Ә сезнең туй күлмәкләре әле бармы? Булса, тиз генә чыгарыйк та, киеп карыйк... Матур, истәлекле көннәрне искә алыйк!» – дип өнди Ландыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар