Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанова матбугат конференциясе: сораулар артты гына

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» компаниясендә барган вазгыятькә түзә алмыйча, китәргә булган. Тик китсә дә, аны җибәрмиләр икән.

 

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» компаниясендә барган вазгыятькә түзә алмыйча, китәргә булган. Тик китсә дә, аны җибәрмиләр икән. Җырчы сүзләренчә, аңа киртә куялар. «Алар тыныч кына утырмаганда, нигә әле мин тыныч кына китим. Эчемдә җыелган бар нәрсәне сөйләп китәчәкмен. Ширкәттә дә, татар эстрадасында да соңгы вакытларда – бардак», – диде, компаниядә барган хәлләргә ишарә ясап. Ә андагы хәлләр соңгы вакытта болганчык суны хәтерләтә.  

Берничә көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрендәге аккаунтына  тамашачылары өчен видеомөрәҗәгать элде. 

Ул анда 15 ел буе эшләгән «Барс-Меда» компаниясеннән китүен игълан итте. Моңа сәбәпче итеп ширкәт башында торган ике туган арасындагы низагны күрсәтте. Тик төп сәбәпчеләрнең башкалар булуына ишарә ясады.  Әлеге посттан соң җырчыга бик күп сораулар килгән. Шуңа күрә матбугат  конференциясе оештырырга карар кылган. Журналистлар белән очрашуга Ландыш кара костюм чалбардан, макияжсыз килеш килде.  

– Бу бернинди дә пиар түгел, ә дөреслек. Миңа реклама кирәкми. Түзәр әмәл калмагач, бик нык уйланганнан соң, бу адымга бардым. Ә минем фикердәшләрем  күп булып чыкты. Видеоны урнаштырганнан соң,  бик күп коллегаларым шалтыратты, – дип сүзен башлады ул.  

– Ул – ике ел элек компаниягә Динә Маратовна («Барс-Медиа»га нигез салучыларның берсе булган Марат Гәрәев кызы. Ул анда директор булып билгеләнде) килгәннән бирле безгә, җырчыларга, эшләр өчен мөмкинлекләр бетерелде. Безне кысалар, эшләргә ирек бирмиләр.  Алинә Сафиуллина, Дилә Нигъмәтуллина, Ильмира Нәгыймова, Раяз Фасыйхов кебек талантлы җырчыларның, гафу итегез, күтенә тибеп чыгардылар, – диде.   

«Динә Гәрәева үзе – акыллы, адекват кеше, тик аның башы белән җырчы Иркә идарә итә», – дип белдерде. Җырчы сүзләренчә, хәзер «Барс Медиа» оештырган концертта кайсы артист җырлавын, кемнең төшеп калуын, кемгә нинди заказ биреләчәген, кемне исемлектән сызып ташларга кирәклеген Иркә хәл итә икән.  

– Ә ни сәбәпле Иркәнең Динә Гәрәевага  йогынтысы зур дигән соравыма, Ландыш Нигъмәтҗанова тәгаен генә җавап бирмәде. «Бүген мин аларның мөнәсәбәтләре турында сөйләмим. Ләкин видеода  әйткән сүзләрем хак. Ике атнадан  соң бер төркем җырчылар белән зур матбугат конференциясе җыячакбыз. Сүзләремнең буш түгеллеген ялган детекторы аша расларга әзермен.  Динә Маратовна белән Иркәне дә катнашырга чакырып калам. Алар килсә дә, килмәсә дә, бу хакта сөйләшәчәкбез. Килмиләр икән, димәк, куркалар, – дип игълан итте.  

Ландыш Нигъмәтҗанова әлеге постны куйганнан соң, Динә Гәрәева аңа куркытып шалтыратудан  битәр, барлык телерадиокомпанияләргә Ландыш Нигъмәтҗанова  җырларын эфирга чыгармауны сорап хат җибәргән. Җырчы «Татар радиосы» архивында үзенең җырлары күптән булмавын әйтте. Сүзләрдән аңлашылганча, ике арада төзелгән килешү нигезендә  Ландышның җырлары «Барс-Медиа» компаниясенең шәхси интеллектуаль милке һәм аларга җырчының хокукы юк. Ул әлеге контрактның кулында булмавын әйтә. Аны аңа бирмиләр икән. Җырчы компания белән өченче контрактын төзи, тик Динә Гәрәева  килгәч, яңа кагыйдәләр кертә. Тик аларга Ландыш кул куймый.  30 декабрь көнне контракны өзәргә дип гариза яза.  Ул  моны компаниянең контракт буенча булган вазыйфаларын үтәмәве белән аңлатты. «Миңа компания берничек ярдәм итми. Банкетлар, заказлардан сызып аттылар», – диде.    

Ландыш Нигъмәтҗанова исә «Барс-Медиа»дан киттем, ә татар эстрадасыннан китмәдем. Сөенмәсеннәр!» – дип белдерә. Киләчәктә ул үз  хокукларын яклап, «Россия авторлар җәмгыяте»нә мөрәҗәгать итәргә уйлый.  «Канун буенча эшләячәкмен, әгәр дә  моңа кадәрге булган барлык җырларым компаниянеке дип раслый алсалар, җырламам,  яңа җырлар яздырырмын», – диде ул тыныч кына.  

 – Компаниядәге бүгенге вазгыятьтә  бер миңа гына түгел, барлык артистларга эшләргә ирек бирмиләр, әллә нинди сүзләр йөртәләр. Без аңламый башладык инде. Башка сыймый. Ике ел эчендә  татар эстрадасы әллә нишләп бетте. Урысча әйтмешли, анда  – бардак», – диде. Бүген «Барс-Медиа» компаниясе рулендә калган Камил Гәрәевкә бер төркем җырчылар җыелып кермәкче булган. Тик Динә Гәрәеваны директор итеп ул билгеләгән, аның туганы, безгә ышанмас дип кире уйлаганнар булса кирәк. Ул әлегә килеп туган конфликттан чыгу юлын бары бер нәрсәдә генә күрә: «Динә Гәрәеваның үз башы булырга, әтисенә каршы бармаска тиеш. Бөтен җырчылар да тигез хокуклы булсын иде», – ди ул.  

 Хәзер алар  алда әйтелгән сенсация ясый алырлык матбугат  конференциясенә әзерләнә.  «Видеоны куйгач җырчылар арасында күп түздек инде, дип язучылар булды. Үзем генә түгел икән дип сөендем.  Бу дөрес түгел дип бер җырчы да каршы чыкмады.  Матбугат очрашуына теләгән һәр җырчы киләчәк. Һәр җырчының үз тарихы бар», – дип белдерде Ландыш. Бу  уенның дәвамын күзәтеп барырбыз. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөяркә дип ничек авыз тутырып әйтеп була, сез аларны тоттыгызмы?! Тотсагыз да бу аларның шәхси эше, сезнең ни эшегез бар?! Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Уйнашның җыр сәнгатенә ни катышы бар?!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ландышка һәм башка туры сөйләүче җырчыларга хөрмәтем. Аларга да күңелле түгел. Түзәр хәл калмаганга күрә чыгардылар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эш эш белəн, шəхси тормыш шəхси тормыш белəн. Бөтен эштə дə начальник бн хезмəткəр арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Əмма аны шулай пычрак итеп, үзең дə шул пычракка батып, чыгарырга кирəк идеме? Бу - салкын акыл бн эшлəнмəгəн, балаларча үч алу. Менə син минем бармакны тешлəдеңме, менə синең артыңа шуның өчен! Хоп!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Икесе де гаепле, берсе шул гайбетне чыгарган, икечесе шуна момкинлек бирген.

          Хәзер укыйлар