Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА еш кына балаларын видеога төшереп, Инстаграмга урнаштыра.
Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА еш кына балаларын видеога төшереп, Инстаграмга урнаштыра. Соңгыларның берсендә Ләйлә белән Гөмәр әниләрен мәктәпкә озатып маташалар. Ландыш үзе: «Мин мәсәлән кечкенә чакта, әйбәт укыдым үзе, ләкин барасы килми иде мәктәпкә бер дә!..» – дип видео астына язып куйган.
Әйтеп китергә кирәк, балалар саф татарча сөйләшә. Алар татар балалар бакчасына йөрмәсәләр дә, өйдә татарча гына сөйләшәләр, татар телендә мультфльмнар карыйлар икән. «Мин просто влюблена в вашу дочку», «Молодец бәләкәчләр», «Курчак төсле кызыгыз, күз тимәсен» кебек комментарийлар белән тулы Ландышның бите.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк