Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйсән Гыймаева: «Яман шеш... Мин башта бу диагнозга ышанмадым...»

Социаль челтәрләрнең берсенә биргән интервьюсында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА үзенә дүрт ел элек куелган диагноз турында сөйләде.

Аның бу хакта ачыктан-ачык әйтүе күп хатын-кызлар өчен бер кисәтү кебек яңгырар: табибка һәрдаим күренеп торырга кирәк. Шул очракта гына бу диагнозның ахыры хәерле булачак.  

Ләйсәнне тыңлыйк: 
– Бер җирем дә авыртмады, бер җирем дә сызламады. Яңа ел алдыннан яшен суккан кебек булды ул. Миңа әйттеләр, бер танышымда шундый-шундый авыру, диделәр. Рак молочной железы. Германиягә киткән икән, дәваланып йөри икән, диделәр. «Карале, миңа да барып карарга кирәктер», – дим. Минем дә нәрсәдер сизгәнем бар иде инде...

Мин ул вакытка кадәр маммологның нинди врач икәнен белми идем. Баргач кына белдем. Без, хатын-кызлар, маммологка елга бер булса да күренеп торырга тиеш икән. Бала тапкан вакытта акушерлар да бу хакта берни әйтми. Гинекологлар да әйтми. Бер врач та әйтми бу турыда. Бәлки әйтәләрдер дә, ләкин минем тәҗрибәдә мондый нәрсә булмады.

 Интернеттан беренче номерны таптым да, шулай язылып бардым. Ул беренче УЗИдан соң ук: «Шундый нәрсәгә охшаган», – диде. 
– Кит, булмас! Минем беләнме? Рак? Шундый диагноз?  – дим.

Мин моңа ышанмадым. Башыма кертеп тә карамадым. 
«Ярый, алайса, әйдә, мин сезне тагын бер анализга җибәрәм», – диде ул.

Ул анализны биргәч, атна-ун көн (анда йокы – йокы түгел, ашау – ашау түгел) ничек борчылып йөргәннәремне үзем генә беләм... Мин кешегә сөйли торган түгел. Булат анализ биргәнемне белә иде, әлбәттә. Беренче баруда врач «иллегә – илле» дип әйтеп чыгарган иде бит. 

Клиникадан шалтыраталар: «Килегез, сезнең результатыгыз әзер», – диләр. 
Бу вакыт Яңа ел съемкалары бара: телевидениедә башта бер каналда, аннары икенче каналда тапшырулар төшерәләр. Алып баручы ролендә дә чакырганнар иде. Шул съемкалар арасында чаптым мин. Әмма Булатны да үзем белән алдым.
– Әйдә, бергә барып килик әле, – дим. 

Нәрсәгә икәнен дә әйтмим: «Мине алып барырсың, көтеп торырсың. Тиз генә кереп чыгам. Анализ биргән идем, шуны алам», – дим. Килеп туктагач:
– Әйдә, минем белән кер әле... Күңелем шулай тели, – дим. 

Хатын-кыз белән врачка йөргән кеше түгел бит инде ул. Мырлый-мырлый гына керде инде минем белән. 

Диагнозны аермачык итеп әйтеп салды инде...

Булат утыра, мин утырам. Нишләргә белмибез... Башта бит әле кешегә сөйләшү сәләте кире кайтырга тиеш ул диагнозны ишетүдән соң. 
Шуннан соң әкрен генә сораша башладык инде. Вакыт бара – безне бит икенче съемкада көтәләр. «Сез кайда?» дип яза башладылар. 
Ә без монда шок хәлендә утырабыз... «Нишләргә хәзер безгә?» – дип сораша башладык.

Башыма уйлар килә: «Мин үләм бит инде хәзер», – дим. Аның алдыннан берничә ел элек әтиемнең апасы үлеп китте шул диагноз белән. Әнинең әтисе үлеп киткән иде туксанынчы елларда. Ул диагноз белән очрашкач, бөтен кеше үлә дип уйлыйсың бит инде. Берничә ай яки күпмедер ел калган дип кенә уйлыйсың. 

Сорыйм:
– Күпме калган? – дим.
– Сез нәрсә?! – ди врач. – Бу дәвалана хәзер. Дарулары да бар.

Ул бөтен нәрсәне язып бирде безгә: нишләргә кирәк, кая барырга кирәк, нинди өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк... Бөтенесен аңлатып бирде.

Булат борчылгандыр, әмма башта ул аны күрсәтмәде. Елаган чаклары да булгандыр инде. «Мин Аллаһы Тәгаләдән сорый идем», – диде. Соңыннан инде... «Ничек кичердең, ниләр уйладың?» – дигән сораулар бирмәдем мин аңа. 

Ул минем белән бергә операциягә керде. Операциядән соң мине саклады. Минем янымнан китмәде. Сиделкалар алырга да була иде, гадәттә операциядән соң шулай итәләр бит. Ләкин ул: «Хатыным янына керәм», – дип минем белән керде. 

Беренче вакытта балаларга да әйтәсе килмәде. Кызлар бит барыбер аңлый торган яшьтә иделәр. «Мин Яңа ел алдыннан операциягә керәм, кызлар. Ләкин борчылмагыз», – дим. Диагнозны әйтмәдек. Алар берәр ел узгач кына белделәр. «Миндә шул диагноз иде бит», – дидем. Барыбер кайдан да булса ишетсәләр, бер дә матур күренеш булмас иде. Шуңа күрә әйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. 

Андый вакытта кешенең башына җүнле уй килми. Балалар турында да уйлыйсың, үзең турында да... Иң беренче уй – балалар әнисез калмасын иде, дисең. Зәйнәпкә 2 яшь кенә иде әле. Кечкенә иде әле.

Тагын шуны да әйтәсе килә. Күкрәк белән имезгән хатын-кызда бу диагноз булмый дигән ышану яши халыкта. Бу моның белән бәйле түгел икән. Хәтта минем бер якын танышымда бала имезгән вакытта ачыкладылар бу диагнозны. Югыйсә ул икешәр-өчәр ел имезә иде балаларын. Шуңа күрә гел тикшерелеп торырга кирәк. Әгәр дә инде аны 1 нче, 2 нче стадиясендә табасың икән, тулысынча дәвалану мөмкинлеге бар. Миндә, мәсәлән, 2 нче стадия иде.

Бүгенге көндә хәлем, Аллага шөкер, зарланмыйм. Башта өч айдан өч айга тикшерелеп торасың, аннары ярты елдан ярты елга йөри башлыйсың онкология диспансерына. Хәзер инде елга бер тапкыр күренәм. Мин һәрвакыт апрель аен менә көтеп алам, дулкынланып, куркып та. Шүрләп кенә, әкрен генә барам инде... Башта врачка язылмыйча йөрим әле: «Вакыт бар», – дим. Аннан үземне кулга алам: «Барырга кирәк, Ләйсән!» – дим.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар