Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Концерт өчен Омскидан махсус килдек» – Казанда «Татар җыры» фестивале узды. 

  Концерт барышында алып баручылар җырчы Эльмира Сөләйманованы да искә алдылар. Аның башкаруында «Балан ачы шул, балам» җырын экраннан күрсәткәндә күп тамашачы елап утырды. Бу көнне Эльмира белән хушлашу көне дә иде бит.  

     Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында «Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасы узды.  Тамашачылар алдында иң беренче булып Зөлфәт Хәким чыгыш ясады.  «Мин сине кичә урамнан күрдем...» Җырның беренче сүзләре яңгырауга ук сәхнәгә озын аяклы, ярымшәрә киемнәр кигән биюче егетләр-кызлар йөгереп чыгып, сыгылмалы хәрәкәтләр ясый башлады. Зур сәхнә, төрле төсләргә кереп балкыган прожектор утлары Зөлфәтнең йомшак тавышын тагын да сихрилеккә күмеп, меңәрләгән тамашачыны җырда җырланган чәчәкле җәйләргә алып китте. Зөлфәтнең йомшак тавышын бик сагынган икән халык, бик яратып кул чаптылар.  Җырчыга премияне  «Барс Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил  Гәрәев үзе тапшырды. 
    Башка артистларга «Алтын барс»ны сәхнә артында тапшырдылыр. Быелгы фестивальнең дә алып баручылары бер үк кешеләр – Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин булды. Гөлназ төз аякларын күрсәтеп торган, алдан ачык  озын күлмәк киеп чыккан, Искәндәр исә костюм-чалбардан иде.  Алып баручылар, узган еллар белән чагыштырганда, үзләрен тыйнаграк тотты кебек тоелды, шаяру сүзләре азрак яңгырады кебек. 
    Фестиваль сәхнәсеннән Ләйсән Гыймаевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелү турында белдек.  Ләйсән  кызы Таңсылу белән бергәләп дуэт башкарды. Җырчының кызы  әнисенә охшап бик мөлаем,  озын ак чәчле, тавышы да моңлы.  Алла бирса, киләчәктә Таңсылуның да әнисе кебек танылган җырчы булып китүенә өметләнәбез. 
    Концерт барышында алып баручылар җырчы Эльмира Сөләйманованы да искә алдылар. Аның башкаруында «Балан ачы шул, балам» җырын экраннан күрсәткәндә күп тамашачы елап утырды. Бу көнне Эльмира белән хушлашу көне дә иде бит.  
   Илһам Шакиров исемендәге концерт залы тамашачыларны үзенең масштабы белән таң калдырды. Билет бәяләре 3 меңнән алып 4 меңне узып китсә дә, залда буш урын булмады диярлек. Хәтта  кайбер хөрмәтле кешеләрнең  залның арткы рәтләрендә утырганын күрдем.  Шушы концерт өчен Төмән, Екатеринбург, Мәскәү шәhәрләреннән килгәннәр: «Ирем, ике балам белән Омскидан махсус килдек. Казан уртасында урнашкан кунакханәдә тукталдык. Татар концертларын бик яратабыз», – диде әңгәмәдәшем Галия Сафина. Алар җырчы Илнат Фәтхуллинга бүләккә чәчәкләр дә сатып алганнар. 
    «Алтын Барс» алучылар исемлегендә Зөлфәт Хәким, Азат Фазлыев, Җәмилә Әсәдуллина һәм Илгиз Шәйхразыев дуэты, Зөфәр Хәйретдинов, Резеда Әхмәтвәлиева, Данир Сабиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рифат Зарипов, Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу дуэты, Фәридә Ибраhимова hәм башка артистлар бар иде. 

 «Татар җыры» фестивале 23 ел дәвамында тулы заллар җыеп килә, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар исә концертны туры эфирдан карау бәхетенә ия.  «Татар җыры» фестивале беренче мәртәбә 2000 елда Республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә уздырылган иде. 2003 елда фестиваль халыкара статуска ия булып, татар шоу-бизнесы үсеше өчен яңа этапка әйләнде. «Татар җыры» фестивале  татар эстрада музыкасын яратучы берничә чорның, татар һәм башкорт кумирларының музыкаль олимпына менүенә дә сәбәп булды. Шушы зур милли проект аша 530 дан артык лауреат узды, 1750 дән артык җыр яңгырады. Фестиваль музыкаль талантларны үстерү мәйданчыгына әверелеп, берничә буын профессиональ артистлар тәрбияләде. Башкаручылар Татарстан Республикасында, Россиянең күп кенә төбәкләрендә концертлар куйдылар. Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Хәния Фәрхи, Зөлфәт Хәким, Зөлфия Камалова, Идрис Газиев һәм башкалар төрле елларда «Татар җыры»ның мактаулы кунаклары булды.


Фото: Барс медиа компанияләр группасы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гел бер ук кешелэр алып бара. Эйтерсен башка алып баручылар юк. Гел бер суз, берторлелек. Алла Пугачева шикелле сэхнэгэ башка кешелэрне якын ңибэрмилэр!

    Хәзер укыйлар