Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Композитор Элмир Низамов Владимир Путин белән очрашты

Россия президенты Владимир Путин 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Президент премиясе лауреатлары белән очрашты. Алар арасында Татарстан композиторы Элмир Низамов та бар иде. Алар композиторларның статусы хакында сөйләште.

Россия президенты Владимир Путин 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Президент премиясе лауреатлары белән очрашты. Алар арасында Татарстан композиторы Элмир Низамов та бар иде. Алар композиторларның статусы хакында сөйләште. 

 Бик күп симфоник әсәрләр авторы 34 яшьлек Элмир Низамов ил башлыгының игътибарын композиторлар статусының үзгәрүенә җәлеп итте. 
«Советлар Союзы таркалганнан соң композиторларның бәясе, кызганычка каршы, төште. Композитор музыкасы концерт практикасыннан, филармониядән аерылган. Опера театрлары яшь композиторлар белән эшләргә курка. Аларны да аңлап була, яңа әсәрнең халык арасында ничек яңгырасын фаразлап булмый», – диде композитор.


«Советлар союзында нинди статус иде?» – дип сорады аннан Владимир Путин. 


«Дәүләт заказлары бар иде. Һәр композитор әсәренең башкарылачагын, ниндидер субсидияләр алачагын белә иде», – дип җавап кайтарды Элмир Низамов.

 
«Сез иҗади коллективлар  яшь композиторларның яңа әсәрләрен куркып кына ала, чөнки уңышсызлыкка очрарга мөмкин дип уйлыйлар, дисез. Уңышсыз әсәрләр һәрвакыт булган. Классиклар дип саналган композиторлар белән дә андый хәлләр булган, баштарак тамашачы әсәрләрен кабул итмәгән. Әмма бу әлеге иҗади эшчәнлек төренә ярдәм итү системасын төзү өчен безгә уйларга комачау итми», – диде Россия Президенты.


Исегезгә төшерәбез, Элмир Низамов илнең композицияләр мәктәбе традицияләрен саклауга өлеш керткән өчен Россия Президенты премиясенә лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар