Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхи җитәкләгән "бәйрәм" ансамбленең киләчәге нинди? Эстрада җырчылары фаразы

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафатыннан соң тамашачыларны "Бәйрәм" ансамбленең язмышы да борчый.

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафатыннан соң тамашачыларны "Бәйрәм" ансамбленең язмышы да борчый. Шушы көннәрдә “Бәйрәм" ансамбле егетләре Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган “Истә калсын!” дип аталган концертларда, яраткан җырчысын сагынып килгән тамашачы алдында беренче имтиханын тотты.

“Бәйрәм” ансамбле эшен дәвам итәчәк, төркемдәге унике егет таралырга ашыкмый. Алар Татарстанның халык артисты, халыкның мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи истәлегенә үз эшләрен дәвам итергә җыеналар. Әлеге ансамбльнең алып баручысы Ленар Насыйров бөтен егетләр исеменнән үзләренең алга таба эшләргә әзерлекләрен белдерде.

Концертлар өч көн дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтте. Концертлар филармония җитәкчелеге катнашында оештырылды. Режиссеры, сценарий авторы һәм алып баручысы – Зәмирә Рәҗәпова иде.

Ленар Нәгыймов: “Кемдер хуплаячак, кемдер хурлаячак. Без барысына да әзер"

“Бәйрәм” ансамбле егетләре киләчәктә Хәния Фәрхи җырларына яңа аранжировкалар ясап, заманчалаштырып башкарырга телиләр, гастрольләргә дә чыгарга җыеналар. “Бу күпме дәвам итә алыр – белмибез. Әлегә безнең бурычыбыз - ансамбльне саклап калу”, - ди Ленар Насыйров.

“Хәния апа концертларда сөйләргә ярата иде. Без ул видеокадрларны куячакбыз”, - дип күзаллый ул концерт программасын. Алга таба ансамбльдә Хәния Фәрхи белән биш ел дәвамында җырлап, популярлык казанган Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләү мөмкинлеге дә карала.

“Без әле үзебез генә халык алдына чыгып карамадык. Төрле сүзләр дә булачак. Кемдер “Болар акча эшләргә чыкканнар”, -диячәк. Кемдер “Вот молодцы, таралмаганнар, саклыйлар”, дияр. Кемдер хуплаячак, кемдер хурлаячак. Без барысына да әзер. Теләсә нәрсә уйласыннар”, - ди Ленар.

Алиядә әнисе энергетикасы бар

Егетләр: “Без Хәния Фәрхи җырларын үзебез башкарабыз”, дисәләр дә, аларның, әлбәттә, Хәния Фәрхинең олы кызы Алия Гәрәева белән эшлиселәре килә. “Алиядә әнисенең энергетикасы бар. Концертларда Алия сәхнәгә чыккач, күңелгә җылылык керде. Хәния апа сәхнәгә чыккач та шулай була иде. Без Алиядә Хәния апа җылысын тойдык, - диләр егетләр. - Без Алиянең концертларда катнашуын бик телибез. Әмма ул катнаша алмый. Сәбәпләре бар...”

Алия “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, үзен җырчы дип күрмәвен әйтте. “Мин тамашачы теләге буенча гына чыктым. Тамашачы күңелен юатучы башка яңа җырчылар булыр. Мин үз тормышымны гаиләгә багышларга телим. Миңа иртән эшкә барып, кич гаиләм янына кайта торган гади җир тормышы кирәк. Мин үземне җырчы итеп күрмим”, - диде ул нык итеп. Әмма “Киләчәктә нәрсә буласын белмим”, - дип тә өстәде.

 

Без “Истә калсын!” концертларының соңгы көнендә Хәния Фәрхи истәлегенә хөрмәт йөзеннән килгән артистлар белән аралашып, “Бәйрәм” ансмабленең киләчәген юрарга тырыштык. Фикерләр төрле иде. 


"Бәйрәм" - Хәния дигән сүз"

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов: “Бәйрәм” беркайчан да аерым ансамбль булмады. “Бәйрәм “- Хәния дигән сүз. Ул аерым була алмый һәм булырга тиеш тә түгел. Ә искә алу концертлары бик кирәк. 

 

"Солист татар кызы булырга тиеш"

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган Җәвит Шакиров: "Аек акыл белән эш итә һәм алга карап фикер йөртә белә торган, татар эстрадасының нигезен һәм тамашачының ин яратканын белгән продюсер булса, ансамбльнең эшләргә мөмкинчелеге бар. Талантлы яшьләрдән тупланга әзер командага дөрес юнәлеш биреп, Хәния репертуарыннан попуррилар ясап, матур гына эшләсәләр – була. Монда бик акыл белән эш итәргә кирәк. Ә солист, һичшиксез, бер татар кызы булырга тиеш. Алиягә килгәндә, ул бала әле аңа әзер түгелдер. Ул аны күтәрә алмаска мөмкин. Көчле тамыры булса, эшли алачак! Хәния - халык ярата торган җырчы иде. Хәзергә бу концертлар Хәнияне искә алу булса да, алга таба башка юнәлештә эшләргә кирәк".

 "Бәйрәм" Хәния истәлеге формасында яшәр"

Җырчы Рәсим Низамов: "Бәйрәм, бәлки, Хәния апа репертуарын кабатлап,  Хәния апаның истәлеге формасында яшәр. Ә күпме яшәвен фаразлап булмый".

"Хәния ансамбльнең йөрәге иде"

Режиссер, сценарий авторы, алып баручы Зәмирә Рәҗәпова: Кешене йөрәксез күз алдына китерә аласызмы? Кеше йөрәксез яши аламы? Хәния Фәрхи әлеге ансамбльнең йөрәге иде. Әгәр инде “Бәйрәм” ансамбле дип аталып, башка җырчылар белән эшләргә уйлыйлар икән, бу инде “Бәйрәм” ансамбле булмый. Безнең өчен “Бәйрәм” ансамбле – ул Хәния Фәрхи, аннары – егетләр.

"Әниеңнең эшен дәвам ит!"

Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева: “Бәйрәм” ансамбле халык күңеленә Хәния булып кергән. Халык “Бәйрәм” ансамблендә Хәниягә күнеккән, ансамбльне икенче кеше белән кабул итүе кыенрак булыр. Алга таба ничек булыр - фаразлый алмыйм. Күпме дәвам итәчәген Ходай үзе белә. Хәния исеменә бәйле концертларга эчендә җаны булган кеше һәрвакыт киләчәк. Чөнки Хәнияне халык бик яратты. Алиянең киләчәктә җырлавын-җырламавын да әйтә алмыйм. Үзеннән тора. Миннән киңәш сораса, “Сеңлем, уең бар икән, көчең җиткәндә, әниең эшен дәвам ит!” дип әйтер идем.

"Җавап Габделхәй кулында"

""Җырчы, Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институты педагогы Венера Шәмиева: "Шәхсән мин “Бәйрәм” төркеме Хәниясез яши алмый дип уйлыйм. Ләкин бу сорауның җавабы Габделхәй әфәнде кулындадыр дим".

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров концерт башланыр алдыннан: “Бәйрәм”не Хәниясез күз алдына китерә алмыйм. Ә искә алу концертларын ел саен туган көнендә үткәреп булыр дип уйлыйм. Бу озак елларга бара ала".

Шулай да, Рөстәм Закиров, сәхнәдә җырлап кергәннән соң:  "Карап торам да... ә бит егетләр үзләре дә башкара алырлар кебек. Камилләшергә генә кирәк. Алар Хәния белән эшләп багаж җыйганнар инде. Шуны матур гына файдалансалар, эшли алалар. Карадым - булдыралар!", - диде.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров: “Бәйрәм” - ул Хәния апа исем белән бәйле. Миңа калса, моны беркем дә фаразлый алмый. Монда ансамбль җитәкчесе Габделхәй абыйдан да күп нәрсә тора. Яңа солист табыпмы, яңа ниндидер фикерләр өстәпме, бәлки, яңа юнәлеш табып эшләсә – булыр да. Тормыш дәвам итә. Аларга, ничек кенә булмасын, уңышлар телим. Бу ансамбльнең югалмавын телим. Хәния апаның рухын саклап, сәхнәдә калсыннар иде".

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов: “Бәйрәм” ансамбле Хәния Фәрхисез яши алмый. Мин бу ансамбльне апайдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ә Алиягә килгәндә, аның сәхнәгә чыгу-чыкмавы үз эше, ул Хәния була алмый. Хәния апа җырларын яшь җырчыларга биреп, бик матур проектлар эшләргә була. Ә нигә искә алмаска? Ул аңа лаек. Хәния апаны шулай без ел саен искә алырбыз дип уйлап торам. Габделхәй абый әйтсә, мин һәрвакыт катнашырга әзер".

Искәртеп үтәбез. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды.

 

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил ГАЛИ
 

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэния апанын жырларын Хэния апа кк башкаручы яшьлэр юк Хэм булмаячак та, кызы Алиядэн башка.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Концертланы , фотоларны , жылай

      • аватар Без имени

        0

        0

        Концертларыгызны , фотоларыгызны жылай жылай карадым , куз яшьлэрсез момкин тугел , рэхмэт сезгэ барчагызга .Без Алиядэ , Хэнияне курэбез дип бэлки дорес эшлэмибездер , лэкин бу шулай. Хэниянен ижатын Алия генэ дэвам итэ ала , Без аны бик бик котэбез .Бисмилласын эйтеп бер чыкса зур сэзнэгэ, без , тамашачылар бик телэп кутэреп алабыз Алияне , Хэния хакына , безнен хакка , безнен ометлэрне кире какмасын иде дэ .Сэхнэ барсына да узе ойрэтэ . .( Гаилэсенен ризалыгы фатихасы кирэктер шул ,)лэкинбе эле ометлэребезне озмибез ....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Улгян артыннан улеп булмый, лякин Хания безгя бик якын иде, я очень надеюсь, что ребята никогда не разойдутся из этого прекрасного ансамбля, будут всегда помнить и продолжать работать !!! Не унывайте, егетляр!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ханиянен жырлаарын видеоларын жыламыйча карап булмый.Ул мэнге . безнен кунеллэрдэ сакланыр.Хания истэлегенэ багышланган концертка бардым. Бэйрэм пбаансамблендэ Ханияне бары тик Алия генэ алыштыра ала. АндаХаниянен ботен чалымнары бар. Ул нэкъ яшь Хания. Тавышы да шулай ук.Бик куп халык Алияне жырлавын тели..Ул булдырачак. Семьясы каршы килмэсэ билгеле..

            Хәзер укыйлар