Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Кариев театры яшь тамашачыларга Яңа ел бүләге – әкият әзерләгән

Театр Америка язучысы Кейт Дикамилло әсәре буенча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” әсәрен сәхнәләштергән. Спектакльнең премьерасы – 2017 елның 20 декабрендә.

Театр Америка язучысы Кейт Дикамилло әсәре буенча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” әсәрен сәхнәләштергән. Спектакльнең премьерасы – 2017 елның 20 декабрендә.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Әсәрне татарчага шагыйрә Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Балетмейстер – Нурбәк Батулла. Рәссам – Иршат Азиханов (Мәскәү).

Спектакль ярату һәм дуслык, ярату көче турында. Кейт Дикамиллоның фарфор уенчык - куян Эдвард турындагы әкияте бүгенге көндә үк инде балалар әдәбиятының классикасы санала. Язучы әкиятләрендәге катлауландырылмаган сюжетлар, гап-гади тылсым балалар күңеленә якын, аңлаешлы, ул балалар телендә сөйли.

Спектакльнең эчтәлеге болайрак: Абилин исемле кызга әбисе Пелегрина фарфордан ясалган уенчык куян бүләк итә. Абилин уенчыгын бик ярата, тора-бара Эдвард Тюлейннарның гаилә әзгъзасына әйләнеп китә. Тик шунысы бар: Эдвард үз-үзен генә ярата торган уенчык булып чыга, ул Абилинның аны кайгыртуына исе китмәгән булып кылана. Әмма көннәрдән бер көнне Эдвард белән Абилинның юллары аерыла.

Шуннан соң Эдвардның михнәт тулы маҗаралы сәяхәте башлана. Ул кулдан-кулга күчеп йөри-йөри дуслыкның, яратуның кадерен белә башлый...

Эдвард ролен күптән түгел генә Казан театр училищесын тәмамлаган актер Булат Гатауллин башкара. Абилин ролендә – Рузанна Хәбибуллина.

Куян Эдвардның маҗаралы сәяхәтен сәхнәдә актерларның гаҗәеп пластикасы, күләгәләр театры, төрле елларда иҗат ителгән, бер үк вакытта онытыла да төшкән, таныш та музыка һәм эмоцияләр җанлы итә, әкияти дөньяга алып кереп китә.

 

 

Галерея

Теги: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар