Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: «Сүзем юк...»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага мәхәббәтен белдерүчеләр күп. Ләкин популяр җырчы бүгенге ир-атларны аңламый. 

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага мәхәббәтен белдерүчеләр күп. Ләкин популяр җырчы бүгенге ир-атларны аңламый. 
«Бер ир-ат әйтә миңа кичә: «Сез, хатыннар, бозылдыгыз... Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез... Хатын-кызлыгыгыз да калмады», – ди. Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. За рулем күлмәк киеп йөрергә уңайсыз. Тормыш шулайрак китереп куйды шул... Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» үзебезгә эшләргә өйрәтте», – дип яза Илсөя социаль челтәрдәге аккаунтында.
Берәү яза миңа: «Мин инде ике тапкыр сиңа «привет» дип яздым. Өйләнәсем килә иде... Син җавап та бирмәдең», –  ди. Сезнең «привет»ка мин «я согласна» дип җавап язарга тиеш идемме?   
Икенчесе яза: «Мин башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Бергә-бергә йөрербез гастрольгә», – ди. Сүзем юк. Мужики… вы серьезно? Ирләр ир була белмәгәнгә, хатыннар «иргә» әйләндеме? Хатыннар «ир»гә әйләнгәнгә, ирләр хатынлаштымы?» 

Әлеге пост астына йөз иллегә якын кеше комментарий калдырган. 

«Хөрмәтле гүзәл затлар, бөтен ирләрне бер чыбыкка тезмәгез әле... (бер мужик аркасында). Кисеннәр чалбар, җылы булыр. Молодцы бездә хатын-кызлар! Сүз дә юк... Но, 70 процент (чама белән) ир-атка тел тидермәгез. Тоже җигелеп тартабыз тормышны». – Әлеге фикерне ир кеше калдырган.

Монысы – хатын-кызныкы: «Эш киемдә түгел, җайлылыкта. Җайлы булса, ник киндер ыштан кимисең шунда. Чүпрәк ирләргә килсәк, аларның күбесе ана тәрбиясе белән үскән малайлар. Алдан әнисе итәге астында үсә ә, аннан өйләнеп, хатын итәге астына кереп урнаша. Ул шулай тиеш диеп үскән инде. Барысы да түгел, әлбәттә, но күбесе шундый. Мин берсендә шундый сүзгә юлыктым: туйдан соң әнисе кызына сөйләп тора. «Кызым, иреңне муеныңа мендереп атландырма, гаилә тоткасын үз кулыңа ал». Менә бу әни сүземе инде? Әлбәттә, ул гаилә таркалды. Чөнки иргә ике юл: йә ир кеше буларак гаиләне алып барырга яисә хатын итәге астына кереп чумарга...»

фото җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар