Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илмира Нәгыймовага тәкъдим ясаганнар?

Бу җөмләнең ахырына бик тә өндәү билгесе куясы килә дә бит... Тик әлегә ахыргача бернәрсә дә билгеле түгел. Илмирага, чынлап та, тәкъдим ясалганмы, әллә...

Бу җөмләнең ахырына бик тә өндәү билгесе куясы килә дә бит... Тик әлегә ахыргача бернәрсә дә билгеле түгел. Илмирага, чынлап та, тәкъдим ясалганмы, әллә... 

Эшләр менә болаерак тора. 

Илмира бүген социаль челтәрләргә яңа фотосын куйды. Ә анда... Анда бер кочак кызыл розалар (розалар – мәхәббәт билгесе!) һәм... йөзек! «Менә нинди борылыш. Аның никадәр көтелмәгән булуын сез күз алдына да китерә алмыйсыз», – дип яза ул. 
Язылучыларының берсе: «И-и, чын булса бик әйбәт булыр иде дә. Чираттагы клип кына шул», – дип, ышанмавын белдергәч, җырчы шунда ук: «Клип кына булса иде дә... Ялгышасыз», – дип җавап биргән. 

Әгәр, чыннан да, клип түгел икән, Илмирага кем тәкъдим ясарга мөмкин соң? Күпләр  Марат Яруллин дигән фикердә. Кемдер инде аның шушы ук розалар белән рилс төшергәнен күрергә дә өлгергән икән... 

«Илмира кире иренә – Русланга кайта» дип уйлаучылар да шактый. 

Мондый серне озак саклап булмый – озакламый барысын да белербез. Илмирага исә бәхет телибез – хатын-кызның һәркайсы моңа лаек.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар