Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова турында берничә кызыклы факт

Туган көне уңаеннан, яраткан җырчыбызның тормыш юлыннан берничә мөһим сәхифәне барладык.

Бүген яраткан җырчыбыз, Татарстанның – халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың туган көне. Редакциябезнең дусты булган Гүзәлне туган көне белән котлыйбыз. Аңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. 

Туган көне уңаеннан җырчының тормыш юлыннан кайбер сәхифәләрне барладык.

Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсенең Барда авылында туа. Ире Илдар Хәкимов белән дүрт балага гомер биргән җырчыбыз үзе дә күп балалы гаиләдә үсә – энесе һәм сеңлесенә апа ул. 

Туу таныклыгында милләте башкорт дип язылган булса да, Гүзәл үзен чын татар кызы дип саный, бар талантын татар халкына багышлый. 

Җырлаудан һәм фортепианода уйнаудан тыш, аның тагын бер яраткан хоббие – зур теннис. Хәтта берничә тапкыр районнарда узган ярышларда катнашып, җиңү дә яулый. Хәзер дә үзе укыган мәктәптә ел да теннис ярышлары уздыра.

Гүзәл Уразованың журналистлык тәҗрибәсе дә булуын күпләр белмидер әле. Мәктәптә укыганда ук үзләрендә чыгучы «Таң» газетасына мәкаләләр яза, беравык анда эшләп тә ала ул. 1999 елда унберенче сыйныфны тәмамлап, кем булырга дигән сорау алдында калгач, документларын берьюлы ике җиргә – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты белән ул чактагы Казан дәүләт университетының журналистика факультетына тапшыра. Нәтиҗәдә беренчесен сайлый. Айдар Фәйзрахманов классында укый. 

Беренче зур сәхнәгә ул мәктәптә укыганда чыга. Уфада узган «Башкортстан йолдызчыклары» конкурсы була ул. Булачак җырчы әлеге конкурста беренче урынны ала.

Үзенең беренче җырын Гүзәл 19 яшендә яздыра. Ә аның беренче альбомы «Минем серем» дип атала. Ә беренче концерты исә 2003 елда Казанның «Пирамида» комплексында уза. Шул ук елны җырчының тормышында тагын бер зур вакыйга була, ул җырчы Илдар Хәкимовка кияүгә чыга. 


Җырчының өч югары белеме бар. Беренчесе – музыкаль белем булса, икенчесе – икътисадый белем. Әнисе кебек үк икътисадчы булырга теләгән кыз ул хыялын да тормышка ашыра. Өченче тапкыр исә  Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлегендә укый.

Гүзәл Уразова репертуарындагы кайбер җырларның авторы – ул үзе. Мәсәлән, «Синсез яшәүләре», «Кызларыма» дигән җырның сүзләрен дә, көен дә ул үзе язган. Күңелемә иң ошаган җырым «Онытмагыз безне» дигән җыр, ди ул. 

 Җырчы пар 2022 елны үзләренең 20 еллык юбилей концертлары белән тәмамлады. Яңа ел алдыннан Мәскәүнең Кремль залында татар тамашачысын җыеп концерт уздыру аларның матур бер традициясенә әверелде.Концертта кызлары Эллари да чыгыш ясады.

Җырчы Гөлназ Халикова – Гүзәл Уразованың бертуган сеңлесе. Халикова аның иренең фамилиясе. 

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова турында узган ел кыска метражлы «Чиксез» дип аталган фильм төшерелгән. Гүзәлнең балачагын кызы Камилә уйный. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар