Татарстаның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, табиб киңәше буенча, кечкенә кызлары белән Төркиягә киткәннәр.
Татарстаның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, табиб киңәше буенча, кечкенә кызлары белән Төркиягә киткәннәр. Җырчы бу хакта үзе хәбәр итте: «Кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш иттеләр. Шуңа күрә без Төркиядә. Илдар үзенең балачагын искә төшереп сөйләде. Ике ай чагында бик каты авырган булган. Табиблар аны җылы якка алып китәргә киңәш иткәннәр. Алып бармасагыз, өзлегергә мөмкин дигәч, әти белән әни Илдарны Кавказга алып чыгып китәләр. Ул дүрт яшенә кадәр Кавказда үсә. 5 яшендә кире Башкортстанга кайталар.
Шуннан соң Илдар беркайчан да башка авырмаган. Димәк, барысы да дөрес эшләнгән.
Әлеге вакытта Ариана үзен яхшы хис итә. Чирләмәгез, авырмагыз, сәламәт булыгыз», – дигән җырчы.
Исегезгә төшерәбез, Гүзәл күптән түгел генә дүртенче тапкыр әни булды. Өйләренә кайткач, бәләкәч авырып китеп, хастаханәгә ятып чыктылар. Менә хәзер дә әти белән әни төпчекләренең саулыгын кайгыртып, юлга кузгалганнар. Тик язылучылар арасында гаиләне аңламаучылар, акча туздырып йөрүдә гаепләүчеләр дә бар. Алар Гүзәлгә күңелсез комментарийлар язып, аның кәефен төшергән.
Без, исә, сабыйның тернәкләнеп кайтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк