Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев: «Кар-буранга карамыйча, җитәкчеләрне гармун тотып каршы аласың...»

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев мәдәният өлкәсендә эшләү тәэсирләре белән бүлешә.


Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев  мәдәният өлкәсендә эшләү тәэсирләре белән бүлешә. 


«19 яшемдә диплом алуга бер белмәгән Азнакай шәhәренә юл тоттым. Шәhәр мәдәният йортында биш ел эшләдем дә, туган ягым Нурлатыма күчтем», – дип яза ул социаль челтәрләрендә.  Анда алты ел тавыш операторы булып эшләгәннән соң,  Фирдүс Тямаевны район мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Алты ай Әлки районында мәдәният житәкчесе булып эшли. 


«2011 елда Аллаһы Тәгалә зур сәхнәгә юл ачты, шул килеш тә авылымда клуб мөдире эшен алып бардым.  2018  елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым. Хәзер бар дөнья буйлап татарлар яшәгән җирдә гастроль белән йөрибез!!!»


Фирдүс Тямаев үз посттында мәдәният хезмәткәрләренең авыр эшен дә тасвирлый.  «Иң авыр эш. Аның хезмәт хакы да,  ялы да юк. Халык бәйрәм  итә, син эшлисең. Районга нинди генә кунаклар, җитәкчеләр килмәсен, гармун тотып, милли киемнәр киеп, ипи-тоз, чәкчәк күтәреп, ансамблең белән биеп-җырлап каршы аласың, әзерләгән концертыңны куясың. Урамда кар-буранмы, яңгырмы, эссеме, салкынмы син бәйрәмгә җыелган халыкның күңелен күрергә тиеш, кайбер җирдә шәhәр, район җитәкчеләре мәдәният өлкәсенә булыша, ә күбесенең  исе дә китми, кызганыч.  Күп авылларда аппаратура, сәхнә киемнәре, инструментлар юк, бәйрәм үткәрергә акча бирмиләр. Ә без күңелне төшермибез. Күңелеңне биреп эшләсәң, бар да матур, әйбәт була», – ди ул,  мәдәният өлкәсендә эшләгән һәр кешене котлап.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар