Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей тамашачыларга: “Минем ничек ял иткәнне күрсәгез, сез шаккатыр идегез”

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) тагын җәнҗал үзәгендә. Тамашачыларның социаль челтәрләрдә тараткан видеоязмалары буенча, Яңавыл шәһәрендә узган концерты вакытында җырчы үзен бик сәер тота. Артистның үз-үзен тотышы исерек кешенекенә охшаган, ди алар.   

Чыннан да, видеоязмадан күренгәнчә, Элвин Грей сәхнәгә утырган килеш тамашачылар белән сөйләшә. Ниндидер аңлашылмый торган сүзләр сөйли, куллары белән хәрәкәтләр ясый. ⠀

– Сез шундый кызык, – дип мөрәҗәгать итә ул тамашачыларга. – Сез нәрсә, кинотеатр карарга килдегезме әллә? Тик, чыннан да, сезгә карыйсың — әйтерсең, белмим, фильм карарга килгәннәрмени. Ял итегез! Мин барысын да камерага төшермим, аңлыйсызмы? Әгәр минем ничек ял иткәнне күрсәгез, сез шаккатыр идегез, әлбәттә. Кыскасы, мин дә башкалар кебек үк.
Халык та җырчының сүзләренә кушылып көлә, сызгыра, телефоннарына төшерә. Кызганыч, мондый кыланмышлар җырчыларны бер дә бизәми..    
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар