Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эльмира Кәлимуллина ябыккан, Филүс Каhировның хәтере чуалган

«Татар җыры–2024» фестивале быел да бик саллы үтте. Матур костюмнар, дәртле биюләр, алып баручыларның төртмә телле юморлары тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Быел җырчылар дресс-код таләпләрен үтәгән булса кирәк: күпләре ак төстәге тукымалардан тегелгән костюмнар киеп чыкты. Башка елларгыча эшләпәләр, бала итәкле күлмәкләр, киң балаклы чалбарларны күрмәдем.

24 нче Халыкара «Татар җыры-2024» фестивале быел да «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды. Бу бина Лаеш районы территориясендәге аэропорт биләмәләре янында урнашса да, билет сатып алучылар өчен кыенлык тудырмады. Казаннан кузгалучыларны билгеләнгән урыннарда зур, матур, уңайлы автобуслар көтеп торды. Мин үзем, шәхсән, метроның «Кәҗә бистәсе» станциясе янына килеп туктаган транспортка утырып бардым. Җылы автобуска утырып, салонда яңгыраган татар җырын тыңлап йокыга ук киткәнмен, концерт залына килеп җитүебезне сизми дә калганмын. Урамда кышкы матур кич, ап-ак кар ява, буранлап тора. Концертка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакырулы булгангадыр, әзерлек эшләре югары темпларда бара: бина тирәсендә сары төстәге комбинезон кигән эшчеләр көрәкләрен тотып кар көри, эт җитәкләгән куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре әрле-бирле йөреп тора иде.

Биштәрләрне, телефон-ачкычларыбызны интероскопка куеп, фойега үттек. Минем белән концертны тамаша кылырга Италиядән кайткан танышым иярде. Ике ил арасында яшәгәч, татар мохитенә бик сусаган ул. Фестивальдә танылган җырчылар чыгыш ясаячагын ишеткәч, 8 меңгә иң яхшы урынга билет сатып алган! Казанда яшәгәч, без генә моны аңлап бетермибез, театр, концертларга бик сирәк йөрибез.

«Казан Экспо» бинасы бик матур, затлы бина икән. Тамашачылар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Телисең икән – утыргычларга утырып ял итеп ал, телисең икән – кафега барып кофе эч, бутербродлар белән тамак ялга. Ләкин биредә бәяләр генә «тешли»: бер касә каhвә өчен – 150 сум, кечкенә генә бутерброд өчен 130 сум чыгарып саласы. Кечкенә генә ипи телеменә ак май ягылган, кызыл балык кисәге белән укроп үләне куелган бутерброд аппетитны гына уятты, тамакны туйдырмады.

Кичке сәгать дүрттә журналистлар өчен оештырылган пресс-подход башланып китте. Корреспондентлар, блогерлар, фотографлар, операторлар җырчылар чыгыш ясый торган мәйданчык каршына тезелеп басты. Барысы да җырчыларны фотога, видеога төшереп калырга ашыкты.

Журналистлар каршына иң беренче булып Татарстанның халык артисты Филүс Каhиров чыкты. Пресс-подходны алып баручылар – «Татар радиосы» диджейлары йолдызга төрле сораулар яудыра башлады. «Сезнең карьерада бу «Татар җыры» ничәнчесе?» дигән сораудан Филүс югалып калды, төгәл җавап кайтара алмады. «Әйдә, булсын ди унынчысы», – дигән җавап белән котылды. Аңлыйм Филүсне, татарның «алтын тавышы» нинди генә фестивальләрдә катнашмый, талант иясе премияләрне, кубок, сыннар санын ничек хәтерләп бетерсен? Җитмәсә, тыгыз гастрольләр графигы, төрле корпоративлар, хатын, ике бала... Шәхси тормыш белән иҗатны бергә алып барырга бер дә җиңел түгелдер...

Журналистлар каршына чыккан икенче җырчы Зөлфирә Мирзаянова булды. Ул мондый фестивальдә беренче тапкыр гына катнаша икән. «Янымда ирем Алмаз булмагач, бик дулкынланам», – диде ул. Хәләл җефете әзерлек эшләре белән йөреп, журналистлар янына килеп җитә алмаган, концерт костюмын үтүкләп калган булса кирәк. Менә бәхетле хатын! Ире аңа тормышта гына түгел, сәхнәдә дә терәк. «Мондый мәртәбәле чарада катнашачагыбызны белгәч, иң беренче телгә килгән сүз «Әстәгъфирулла» булды», – диде Зөлфирә.

Татарстанның, Башкортстанның атказанган артисты Иркә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре каршына көттереп кенә чыкты. «Кәефең ничек?» дигән сорауга җырчы серле елмайды, «әйбәт», дип җавап кайтарды. Ирен хәрби операциягә озаткан Иркә матур елмайса да, күзләре бик моңсу иде. Ул гастрольләрдән яңа гына кайтып төшкән, бәлки арыган булгандыр. «Татар җыры» фестивале Казан, Мәскәү калаларыннан башка, Санкт-Петербург, Сочи якларында булырга тиеш, дигән фикер белдерде ул. «Концерт куеп кына калмыйча, берәр атна ял итеп кайтыр идек» , – диде. 

«Татар җыры-2024» фестивале быел да бик саллы үтте. Матур костюмнар, дәртле биюләр, алып баручыларның төртмә телле юморлары тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Быел җырчылар дресс-код таләпләрен үтәгән булса кирәк: күпләре ак төстәге тукымалардан тегелгән костюмнар киеп чыкты. Башка еллардагыча эшләпәләр, бала итәкле күлмәкләр, киң балаклы чалбарларны күрмәдем.

Бу юлы фестивальне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев башлап җибәрде. Ул «Татар җыры» сәхнәсендә җиденче тапкыр чыгыш ясый икән. Быел да сайлаган юнәлешенә тугры калып, хатын-кызларга мәхәббәт белдергән җыр аккордлары яңгыратты. «Сөйгән ярым, җаным, кайда син» дигән сүзләрен ишеткәч, янымда утырган 55 яшьләрдәге ханым кульяулыгы белән битенә агып төшкән күз яшьләрен сөртә башлады. Башкалар исә телефоннарын кабызып, җырчыны видеога төшерергә кереште.

Ак костюмлы җырчылар арасында карадан киенгәннәре дә күренде. Ришат Фәзлыйәхмәтов сандугачлар турында җыр башкарды. Алып баручы Гөлназ Сәфәрова Ришатның Тәтишкасы белән татуланышканын микрофонга кычкырды, Тәтишкасын ияртеп җылы якларга барып ял итеп кайтырга киңәш итте.

Эльмира Кәлимуллинаның чыгышын истә калдырдым. Бала тапкач, эстрада йолдызы тазарып, түгәрәкләнеп киткән иде, үзенә бик килешеп тә тора иде. Хәзер җырчы ябыккан. Сәхнәгә буй-сынын ассызыклаган кара төстәге лосины белән ялтыравыклы кыска күлмәк киеп чыккан. Җырчы 17 яшьлек яшүсмер кызга охшап калган. Җитте, Эльмира, башка ябыкма!

Халыкара «Татар җыры-2024» фестиваленә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, татар җырына битараф булмаган тамашачы җыела. Быел да чит өлкәләрдән байтак кайтканнар. «Төмәннән махсус кайттык, кунакханәгә тукталдык», – диде Галия исемле бер тамашачы ханым. 

Сәхнәдә чыгыш ясаган легендар җырчылар – Салават, Зөлфәт Хәким, Идрис Газиевны халык алкышларга күмде. Ләкин шуңа игътибар иттем: әллә кыш тәэсир иткән, әллә акча ягы кысан булган, тамашачы чәчәкләрне күп алып килмәгән. Җырчыларга чәчәк бирүчеләр күп очракта хатыннары, туганнары, кода-кодачалары. Кайсыдыр башкаручыга уенчык аю бирделәр, кемгә икәне генә истә калмаган.

Иркә сәхнәгә алтын каймалы костюмнан чыкты. Ак чалбары, ак җиләне үзенә бик килешә иде. Маңгаена алтын җепләр белән чигелгән тасма бәйләгән. Икенче җырында җырчының каны кайнарланды булса кирәк, җиләнен салып ук атты. 

Бәйрәм бәйрәмчә узды, 7-8 меңлек билет алган тамашачы канәгать калгандыр дип уйлыйм. Кайбер җырлар фонограммага башкарылса да, тамашачының ачуын китермәгәндер, мөгаен. Күнектек бит инде, ияләштек. Бер генә теләк калды – мондый йолдызлар арасына кайчандыр популяр булган өлкән яшьтәге җырчыларны катнаштырсалар, бик күңелле булыр иде. Фестивальне алып баручылар да гел бер үк йөзләр. Җырчылар да, алып баручылар да, болын чәчәкләре шикелле, төрледән-төрле булырга тиеш, дигән фикер белән кайттым әле бу җыр бәйрәменнән. Сез ничек уйлыйсыз? 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар