Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Динә Гарипова турында берничә кызыклы факт

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипованың тормышыннан берничә кызыклы фактны тупладык. Бу язма аша яраткан җырчыбызның гомер мизгелләре белән таныша аласыз.

Динә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә – медиклар гаиләсендә туа. Әти-әнисе икесе дә фән кандидатлары. Җырлау сәләте үзенә әтисеннән күчкән дип саный. Заманында әтисе дә романслар иҗат итеп, үзе башкара торган булган. 
Динә беренче класста укыган чагыннан ук шигырьләр яза. Үзе иҗат иткән әкиятләре, мәсәлләре дә бар. Шигырьләрне ул әле дә яза, ләкин алар күбрәк җыр сүзләре буларак иҗат ителә. 

Булачак җырчы алты яшеннән «Золотой микрофон» җыр театрында шөгыльләнә. Сигез яшендә Россия күләмендә уздырылган «Жар-птица» конкурсында беренче урынны ала. Җыр өлкәсендәге беренче зур җиңүе була ул аның. 

Динәне татар эстрадасына алып чыккан кеше – Габделфәт Сафин. Ул аны үзе белән гастрольләренә чакыра. 

Көчле дә, моңлы да, чиста да тавышы белән укытучыларын да, тамашачыларны да таң калдырган кыз мәктәпне тәмамлагач университетның журналистика факультетына укырга керә. Шушы адымы белән барысын да шаккаттыра. Соңрак Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз бүлеген дә тәмамлый. 

2010 елда Динә Гарипова Яшел Үзән шәһәрендә үзенең беренче сольный концертын куя. Үзенең музыкаль төркемен төзеп, чыгышлар ясый.

Бөтенроссия күләмендәге уңышка 2012 елда – «Голос» тапшыруының беренче сезонында җиңү яулап ирешә. Тамашачыларныкы белән жюри әгъзалары тавышын бергә кушып, 131 процент тавыш җыя ул вакытта Динә. Бөтен дөньяда барган «Голос» проекты тарихында әле моның кадәр тавышны беркемнең дә җыйганы булмый, Динә рекорд куя. Ә бит конкурска гаризаны ул дус кызының сүзен тыңлап кына биргән була. 

«Голос» тапшыруын төшерә башлаганчы, Динә Гарипова Британиянең «Britain’s Got Talent» шоуына кастинг уза. Ләкин ахырда Беренче канал проектын сайлый. «Юниверсал» студиясе белән ике еллык килешү төзү һәм Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү – проектта җиңүе өчен җырчыга бирелгән төп призлар. 


Динә Гарипова «Голос»ның 10 еллык юбилеенда шул ук «А на последок я скажу» җыры белән чыгыш ясый. Җырчының үзен күрми генә тыңлаганда аның тавышын беркем дә танымый. Шул ук остазлардан бу юлы аңа таба беренче булып Дима Билан, аннары Леонид Агутин, соңыннан Пелагея борыла, ә Алексанр Градский борылмый. Ә беренче юлы җырлаганда Динәнең талантын бары тик ул гына ишетеп ала.

2013 елда җырчы Мальмада узган «Евровидение» конкурсында «What if» дигән җыр белән чыгыш ясап, финалга уза. Җырны бик озак сайларга туры килә. «Евровидение»дә бишенче урын алган Динәне «Русская Адель» дип йөртә башлыйлар.

Лев Лещенко белән Динә Гарипова дуэты Кремль залы сәхнәсеннән яңгырый.

«Бременские разбойники» мультфильмында –  принцесса, «Риф» мультфильмындагы Корделия  Динә Гарипова тавышы белән сөйләшә. 

Җырчы үзен кино сәнгатендә дә сынап карый. Алла Пугачева тормышы һәм иҗаты турындагы 12 серияле «Кураж» фильмында ул секретарьша ролен башкара. Моннан тыш, фильмдагы барлык җырлар да аның башкаруында яңгырый.

Динә Гарипованың беренче альбомы 2014 елда дөнья күрә һәм ул «Два шага до любви» дип атала. Бу –  «Юниверсал Мьюзик» студиясе белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Альбомга барлыгы 12 композиция тупланган.  

2016 елда иҗат ителгән «Күңел» дигән җырның көен Динә үзе яза. Ә текстының нигезе итеп Габдулла Тукай шигыре алына.

2015 елны җырчы Рамил Бикмөхәммәтовка кияүгә чыга. Рәсми язылышканчыга кадәр башта никах укыталар. Рамил – механик-математик, җыр сәнгатеннән бик ерак торган кеше, ләкин ул Динәнең иҗатын хуплый һәм аңа төрлечә ярдәм итә. Узган ел җәй аларның уллары Адам туды.  

Хәзер җырчы гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Бала арбасы этеп йөргән яшь әнине Мәскәүнең «Ходынское поле» бульварында еш очратырга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар