Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллина асрамага  бала алырга җыена

Дилә Нигъмәтуллина асрамага  бала алырга җыена

Бу хакта ул үз блогында хәбәр итә. Җырчы  бер ятимгә ана назы бирү теләгенең күптән туганын яза.

«Моннан 1011 ел элек Балалар йортына концерт белән баргач, башымда бик җитди уй туды. Уллыкка бала аласым килде. Киләчәктә моны эшләячәгемә ышанычым зур иде. Ниятемне бик озак еллар эчемдә генә йөрттем, бу хакта беркемгә дә әйтмәдем. Күптән түгел ул вакыт җиткәнен аңладым. Әле юлымның башы гына. Миңа уңышлар теләгез», ´– дип яза җырчы инстаграм аккаунтында. Аның подписчиклары бу изге адымны ниятләвенә соклануларын белдереп язалар. 

 Җырчының сторизларыннан аңлашылганча, Дилә Нигъмәтуллина хәзерге вакытта  асрамага бала алырга теләүчеләр өчен махсус тренинг үтеп йөри.

Җырчы әлегә бернинди комментарийлар да бирмәвен, моның үзе өчен бик тә җитди адым булуын гына әйтте. 

Диләгә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар