Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабировның зур югалтуы

 Җырчының тугры тамашачысы һәлак булган.


 Җырчының тугры тамашачысы һәлак булган.
Данир бу хакта тамашачысының фотоларын куеп социаль челтәрләрендә язган. «Уфадан Римма исемле тамашачым. Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә... Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш булган», – дип яза җырчы. «Матур смсларыгыз белән мине канатландырганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам», – дип яза Данир тамашачысы белән хушлашып.


«Бик күңелсез хәбәр. Римма апа белән ватсапта языша идек. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», «аяз көнне яшен суккандай булды бу өзәк өзгеч хәбәр. 24 март көнне генә юбилеен гөрләткән идек», «бу дөнья вакытлы гына. Кунак кына без. Барыбызга да китәсе. Аллаһ гөнаһларны кичерсен», «узган ел июнь аенда Уфада узган концертыгызда сәхнәгә чыгып биегәнен хәтерлим. Бик ачык, янып торган ханым иде, аның белән тәнәфес вакытында танышып, сөйләшергә дә өлгердем. Урыны оҗмахта булсын» дип кайгы уртаклашалар җырчының язылучылары. 

Фотолар Данир Сабировның социаль челтәрләреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар