Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)

Татар эстрдасында беренче тапкыр моноспектакль куелачак. Бердәнбер төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров. Спектакль режисеры Марсель Мәхмутов. «Ике юбилей» тормышта булган хәлдән алынып язылды», – ди егетләр.

 

 Татар эстрадасында беренче тапкыр моноспектакль куелачак.  Бердәнбер төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров. Спектакль режиссеры – Марсель Мәхмүтов. «Ике юбилей» тормышта булган хәлдән алынып язылды», – ди егетләр. 

 Билгеле булганча, Марсель Мәхмүтов та, Данир Сабиров та – танылган тамадалар. «Тамаданың тормышы рәхәт» диючеләргә егетләрнең җавабы бар: ай-һай, эшләре авыр аларның.  Моноспектакльдә дә шуны күрсәтергә телиләр. Сюжет нигезендә бер тамаданың көндәш кенә түгел, бер-берсенә дошман булган  түрәләргә  бер үк көнне юбилей үткәрүе ята.  Баш тарта да алмый: берсенә «юк» дисә,  ватаны Үзбәкстанга депортацияләнергә мөмкин, икенчесе: «Армиягә алам», – дип куркыта. Алып баручыга ел вакыйгасы  – ике юбилейны эшләп чыгар өчен  бик күп сыйфатларын ачарга туры килә. 


Спектакль режиссеры Марсель Мәхмүтов та үзенең шундый хәлгә калганын әйтә, Данир да бер үк көнне ике мәҗлестә эшләгән. 


Спектакльдә Данирның сәхнә дуслары да ярдәмгә килә.  Алар катнашында кино төшерелә. Ул спектакль вакытында сәхнәдә күрсәтеләчәк.  Элвин Грей–  машина йөртүче, Филүс Каһиров–  торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Илсөя Бәдретдинова–  укытучы... Салават Фәтхетдинов – бәйрәм мафиясе башлыгы җитәкчесе.  «Салаватны ничек ризалаттыгыз?» – дигәнгә,  Данир: «Авыр булмады. Ризалашты, төшерү генә озакка сузылды, әмма төшердек», – диде.  Спектакль барышында Данир үзе 14 төрле образга керә. «Видеоролик барган арада, 45 секунд эчендә концерт костюмнарын алыштырырга кирәк», – ди ул.  Кинода төшергәндә атта чабарга да, футбол фристайлы уйнарга да, кечкенә кызының велосипедында йөрергә дә өйрәнгән.


Моноспектакль  әлегә Казанда гына күрсәтелә, киләчәктә гастрольләргә чыгарга да планлаштыралар, фильм ютубка да чыгарылачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэм

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин тоже башкамнын ризалашам

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк була

          Хәзер укыйлар