Җырчы Чәчкә соцчелтәрдәге битендә күптән түгел операция ясатуы турында язган: «Күпләр миннән: «Битеңдәге миңең кая? Матур иде бит! Синең изюминкаң иде», – дип яза.
Әйе, битемдәге миңне үзем дә ярата идем. Күпләр: «Дикий ангел» киносы чыккач миң ясап йөрсә – минем табигатьтән бирелгән настоящий «йөземем» иде.
Ләкин соңгы елларда ул зурая, үсә башлады. Берсендә иртән тастымал белән бит сөрткәндә сыдырып бик авырттырдым, төсе дә үзгәргән кебек булды. Куркып больницага киттек. Врач махсус аппаратлар белән карагач: «Срочно удалите, тем более вы замечаете, что она прогрессирует», – дип операциягә юллама бирде.
Операция авыр булмады үзе, гистология көткәндә генә борчылдым. Бәхеткә, анализларым яхшы булды.
Миннән киңәш шул: тәнегездә миңнәр күп, һәм аларның үрчүен, зураюын күрәсез икән тикшеренү яхшырак. Сәламәт булыйк!»
Тәнендә миңе күп булып та, табибка күренүне кирәк тапмаган кешеләр аркасында тән тиресе рагы – меланома артканнан-арта бара. Шуңа күрә елга бер тапкыр белгечкә күренү мәҗбүри! Әйе, миңнәрне даими күзәтү – сәламәтлекне саклауның мөһим өлеше. Тән тиресе сәламәтлегенә игътибарлы булсак иде. Вакытында табылган меланоманы дәвалап, тулысынча савыгу мөмкин!
Белгеч фикерләре:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк