Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр кияүгә чыга

Аңа иҗатташ дусты композитор Айдар Минһаҗев тәкъдим ясаган.


 Айдар Минһаҗев туган көнендә дусларын җыя. Мәҗлестә Сәгыйт Гыйбашевның «Йолдызлар бик күп, бик күп санасаң...» җырын башкарганнан соң Дилбәргә тәкъдим ясый. 

Яшь парларны котлап Дилбәргә шалтыраттык. 
– Без инде Айдар белән күптән таныш, мәҗлесләрдә бергә эшлибез, – диде яшь кәләш. – Айдар, Лилия Хәмитова, мин өчәүләп бик күп концертлар куеп йөрдек. Шактый озак аралаштык. Ошаганмындыр инде, күрәмсең (көлә), очраша башладык. Ул миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә. Ярдәм ит дип сораганым да юк, үзе белеп килә. Йорт алганда да ул булышты. Бергә карап сайлап йөрдек. Кибет ачканда да ярдәм итте. Үзе дә яңа гына йорт салып чыкты. Кредитлар да алмыйча, үз тырышлыгы белән! Бик әйбәт кеше. Икебез дә ут, икебез дә кызу канлы барып чыгармы юкмы... (Көлә.)

Көтелгән тәкъдимме, Дилбәр?
– Мин ул мәҗлескә кунак булырга дип кенә барган идем. Тәкъдим ясар дип уйламадым да. Димәк, Аллаһы Тәгаләнең вакыты җиткән булган.
 Туй булачакмы соң?
– Миңа туй кирәкми. Никахны да туй кебек үткәрәләр хәзер. Матур итеп никах мәҗлесе үткәрсәк, безгә җитә.

Айдар Минһаҗев бик күп җырлар авторы... 
– Әйе, аның көйләренә яздырган җырларны күп кенә җырчылар башкара: Эльвира Хәйруллина, Алина Шәрипҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар. Көйләр язудан кала, Айдарның үз бизнесы бар. Афишалар, концертлар өчен билетлар ясый. Бик тырыш, бик булган кеше ул, Чулпан. Нәрсәгәдер алына икән, ул аны җиренә җиткереп башкара. 


Икегезнең дә өегез бар? Кайда яшәячәксез соң?
 – Әлбәттә, аның өендә. Юкка гына төземәде бит. Солтанайда бурадан салып чыкты. Шунда яшәячәкбез, Аллаһы боерса.
Яратасызмы?
– Кичә тәкъдим ясаганда үземне 18 яшьлек кыз кебек хис иттем. Оялдым. Чынлап! Яратусыз булмый инде ул. Мин Айдарны бик хөрмәт итәм. Минем өчен үрнәк кеше. Безнең яшьтә яратудан битәр хөрмәт булсын инде. Хөрмәт яратуны тудыра ул.
– Сезне чын күңелдән котлыйбыз!
– Рәхмәт!
 

Теги: дилбәр фәиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!бэхетле булыгыз!

    Хәзер укыйлар