Бәхетсез мәхәббәт җырчысы Азат Абитовның сөйгән кызы барлыкка килгән?

Автор: Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
14 нче ноябрь көнне Филармония концертлар залында Р. Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның концерты булып узды. Залда урын калдырмаслык килгән тамашачыны җыя алган җырчы егет беренче адымын уңышлы ясады дисәм ялгыш булмас. 

 

Рифат Фәттахов: “Музыкаль белемсез җиңүче булган беренче җырчы”

  Иң беренче чиратта кызык өлешләрнең берсе – “сәхнә арты”на тукталып үтим әле. Дөресен әйткәндә, анда бөтенләй кызу тормыш бара: кемдер бизәнә, кемдер җырын кабатлый, кемдер сөйләшә... Форсаттан файдаланып Р. Ваһапов фестиваленең фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов белән Азат Абитовның иҗат юлы турында сөйләшеп алдык. Ни өчен җырчы егетне үз канатына алуының сәбәбен ул болайрак аңлатып үтте:

  - Конкурсның төп принципы нигезендә Р. Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестивалендә җиңеп чыканнарның кайберләренә контракт тәкъдим итәбез. Әмма махсус музыкаль белем булу, ягъни музыка бүлегендә уку – төп шарт булып тора. Колледж, консерватория һ.б. 



Тик безгә бик талантлы, әмма музыкаль белемсез яшьләр дә килә. Азат Абитов – безнең конкурста музыкаль белемсез җиңүче булган беренче кеше. Аның җибәргән бик күп язмалары аша үҗәтлеген сизеп алдык. 3 ел буе безнең конкурска килергә тырышкан максатчан егет турында Мингол Галиев: “Моны кертергә кирәк, конкурста тыңлап карыйк” – дип, Азатта нәрсәдер барлыгын күрде. Чыннан да, конкурста ул үзен бик әйбәт күрсәтте. Азат өчен безнең жюри махсус “Үзешчән сәнгать” дигән номинация билгеләде. Әйбәт тәэсир калдыргач, хәтта 2015 елда гала-концертка керттек. Азат Абитов концертта иң күп алкышларны җыйды. “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырын халык бик яхшы кабул итте. 



  Шуннан соң 2015 нче елдан контракт төзеп, без эшли башладык. Әлбәттә, Азатның ниндидер бер үзенчәлеге һәм харизмасы бар. Сәхнә өчен мөһим булган кыяфәт тә бар анда. Кыскасы, сәхнә өчен туган дип санарлык егет. Аннары Азатның индивидуальлеге көчле, ул аның җырлау стилендә чагыла. Безнең өчен иң мөһиме – индивидуальлекне табу. Бүгенге көндә әллә никадәр күпме җырчылар арасында калкып чыгар өчен син нәрсә беләндер аерылып торырга тиеш. Аерылмасаң, югалып калачаксың. Азатның татар сәхнәсендә үзенең образы формалашып килә. 

Аны “Җавапсыз мәхәббәт җырчысы” дип тә әйтәләр. Кеше үзенең стилен табарга тиеш дип саныйм. Ә бу аның – образы. Бүгенге көндә Азатның танылган җыры булып “Онытыл” санала. Ул аны беренче тапкыр 30 нчы августта Пирамида концертлар залында җырлады. Халык бик якын кабул иткән иде, - дип сөйләде Рифат Фәттахов, Азатның халыкны үзенә карата алуына сөенеп. 

Рифат Фәттахов кайвакытта махсус халыкның реакциясен карарга килүен дә әйтте. Концертлардан соң: “Азат начар җырлады, халык аңа кул чапмады”, - диючеләр булгач тә шулай эшләгән. Әмма Азат җырлагач, зал бөтенләй тынып калды, диде продюсер. Урта яшьләрдәге кайбер хатын-кызлар күз яшьләрен сөртеп утырганнар. “Кайвакытта кул чабуга караганда, кул чапмау ул зуррак бәя. Халык тынып калган икән, димәк, җыр халык йөрәгенә үтеп кергән, Азат халыкны уйланырга мәҗбүр иткән. Менә бу сәнгать дәрәҗәсе дигән сүз. Әле киләчәктә бик күп эшлисе бар. Беренче итеп тамашачы белән “элемтә”гә керергә кирәк. Азатның беренче адымы гына, шуңа барысы да алда диясе килә,” – диде Рифат Фәттахов.

 

  Гөлсирин: Без Азат белән бер-беребезгә охшаган!

  Коридорда концертның сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова, режиссеры – Радик Бариев та каршыма очрадылар. Аларның эшләре бик тыгыз булу сәбәпле, сөйләшеп булмады. Очынып кына йөргән Гөлсиринне туктатып, Азат турында кызыксындырган сорауларымны бирдем. Гөлсирин Азат белән холыклары охшаш булуын әйтте. Моның сәбәбен ул икесенең дә кәҗәмөгез йолдызлыгында туу һәм туган көннәре янәшә булу белән аңлатты. 



 Азат күпкә тынычрак һәм акыллырак дип әйтер идем. Ир-егет буларак ул үзенең максаты белән бара. Бервакытта да үзенекен бирә торган түгел, нинди юллар табып булса да, эшли. Үзенчәлегенә килгәндә, без бит инде барыбыз да авыл балалары. Ул үзенең эчендәге булган әйберне җырлары аша җиткерә белә. Лирикага бик кереп китеп үзенең ихласлыгын күрсәтә. Әти-әни, туган як, мәхәббәт – аның көчсез җире дип әйтергә була. Шул темаларга багышланган җырлары Азатны ихлас итеп күрсәтә. Менә дигән тавыш, төс-кыяфәт тә бирелгәч, барлык кызлар – апалар Азатны ярата дип уйлыйм.

 

  Стенага карап Азат белән сөйләшү

Азатны мин татар халкының моңлы сандугачы дип саныйм. Җырларында ул җавапсыз мәхәббәттән газаплана. Моның сәбәбен үзеннән дә ишетәсем килеп, 15 минутлык тәнәфес аралыгында, әзерлеген бүлеп, гримеркага килеп кердем. Үзенә карамыйча сөйләшергә килешенгәч, сорауларыма җавап бирергә рөхсәт бирде. Шулай итеп, мин бүлмәдәге урындыкка карап сораулар бирәм, Азат киенә-чишенә җавапларын бирә. Әмма барыбер каушап калдымы шунда, Азат сорауларга җавапларны бик кыска тотты. 

Башта: “Нинди җыр бирәләр, шуны җырлыйм” – дип шаярып алса, аннары җитди кыяфәткә килде:

Күбрәк үземә ошаган җырларны җырлыйм. Сөйгән кызым бар иде, бәлки, шуңа күрә моңсу җырлар җырлыймдыр дип саныйм. Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмасам да, хәзерге көндә яраткан кызым юк дип әйтә алам. 

Азат бәхетеннән гримеркага алып баручы Илназ килеп керде. Азат минем сорауларымны Илназга юнәлтте. Характеры турында сораган идем, җавапны Илназ бирде:



Азат тиз кызып китүчән кешегә охшамаган, әлбәттә! Кешенекен тыңлап, үзенекен эшли торган кеше ул. Характерына бәйле микән, яисә мишәр булуынамы, анысын әйтә алмыйм. Аның сүзләренә Азат кушылып үзен тыныч холыклы кеше булуын өстәде.

 

Буа әбиләре Азатны Гөлсирингә өйләндерде

Концертта урыным Буа якларыннан әбиләр белән янәшә иде. Азатның иҗатына мөкиббән киткән әбиләр аны “культурный” егет дип атадылар. Үзара “Гөлсирин белән өйләнешсәләр, менә дигән була!” – дип сүз куертып алдылар. Әбиләрнең хыялларын челпәрәмә китереп, концерт барышында Азат тамашачы янына төшеп, бер яшь кызга кызыл розасын тапшырды. Бу күренешне шаккатып карап торган яшь кызлардан бигрәк әби-апалар көнләштеләр. Җыр ахырына кадәр чәчәк хуҗасыннан күзләрен алмадылар. 



 

  Рәнис Габбазовның сәхнәне бозасы килмәгән

Сүз уңаеннан тамашачылар арасында Азатның иҗатташ дусты Рәнис Габбазов та бар иде. Аны концертның “динамично” баруы куандырган. “Иң мөһиме – концерт ялыктырмый, бик әйбәт кенә бара” – ди Рәнис. “Ник сез катмашдыгыз” дигәч, шаяртып: “Сәхнәне бозып торасым килмәде” – диде. 

 

  Альбина Абитова: Улым җырлаганда энә өстендә утырган кебек булдым

Азат үзенең тормышында иң якын кешеләре – әти – әнисенә зур рәхмәтләрен җиткерде. “2015 елны Рәшит Ваһапов фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, залның миңа алкышлавын күреп, һәм әтиемнең күз яшен түккәнен күргән идем” – дип әтисенең серен дә чиште. Әти-әнисенә багышланган тирән мәгънәле җырларында хөрмәт хисе уелып ятканы сизелде. 





  Улы өчен борчылып торган әнисе – Альбина Абитова улының уңышларына ничек сөюнүен аңлатып бетерә алмады:
 - Бүген дулкынлану хисләрен бик кичердем. Энә өстендә утырган кебек булдым. Азат җыр-моңны яраткач, халыкка да җиткерә белә диеп уйлыйм. Сәләте бездән килгән дип саныйбыз. Әтисе Фәрит – баянчы, ә мин үзем дә җырларга яратам, – ди Альбина апа. 

- Концертның икенче чыгышын Азат Абитовның иҗатташ дуслары, Р. Ваһапов фестивале лауреатлары – Гөлсирин Абдуллина һәм Айсылу Габдинова бизәп тордылар. Шулай ук кызлар Азат белән дуэт та башкады. Азат үзенең репертуарында авторларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар - Чулпан Зинәтуллина, Айдар Тимербаев, Фирзәл Мортазин, Гүзәлия, Зифа Нагаева. Авторлар белән берәттән Рим Хасанов, Рөстәм Яхин, Валерий Ахметшинның да иҗат иткән җырларын башкарды. Үзен зур сәхнәдә Рәшит Ваһапов кебек хис иткән җырчы егеткә моң сөюче барлык халык басып, дәррәү кул чапты. Азатның күңеленнән саркып чыккан татар моңы һәр кешенең йөрәгенә үтеп керүенә шик калмаган иде.





чыганак: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6122
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3820
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3753
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2699
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату