«Безнең җыр» лабораториясе концертында – Илһам Шакиров рояле

  

Татар интеллектуаль җырчылары бер мәйданга җыелды. Май аенда  «Калеб» яңа буыны җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясен башлап җибәргән иде.  Ул ике этапта узып, финалга җитте. Бу уңайдан оештырылган матбугат очрашуында проект җитәкчесе, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова лабораториядә иҗат ителгән аерым җырлар язмышы өчен борчылуын белдерде.  

 «Безнең җыр» лабораториясендә 34 яңа җыр туа. Моның өчен жирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор  һәм җырчыдан торган  17 команда төзелә. Алар барысы да  татар сәнгатенә «яңа сулыш» өргән иҗатчылар: Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Резеда Гарипова, Мәдинә Галиева, Алсу Сөнгатуллина, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Алсу Фәйзуллина, Илнар Миранов һәм башкалар.  Проектның икенче этабында да  әлеге иҗатчылардан яңа команда төзелеп, тагын 17 җыр языла.  

«18 декабрьдә  лабораториянең финал концертына җырлар сайлау этабы узачак», – дип хәбәр итте матбугат очрашуында Гүзәл Сәгыйтова. 10 җырны – экспертлар шурасы, берсен  тамашачылар  тавыш бирү юлы белән  сайлап алачак. Концерт «Татар-информ» сайтыннан трансляцияләнәчәк. Димәк, интернет-тамашачылар да тавыш бирә ала.  Концертка Илһам Шакировның роялен алып килергә уйлыйлар. Гала-концертны киләсе елга – ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зурлап үткәрергә җыеналар.  Әлеге проектның төп максаты:  яшь иҗатчыларны берләштерү, таныштыру. Композитор Эльмир Низамов әлеге проектта катнашып, яңа иҗади тандемнар табуы хакында әйтте.  

Финанслау  зур булмаганлыктан, әлеге җырларны радио-телевидениегә ротациягә бирү мөмкинлеге юк. Дөрес, танылган башкаручыларның җырлары киң аудиториягә таралу мөмкинлеге зур. Ә менә яшь, танылып өлгермәгән җырчыларга нишләргә? Нәрсә генә дисәң дә, радио-телевидениедә ротациядә булган җырлар халык колагына тизрәк «эләгә». Гүзәл Сәгыйтова, әлеге мәсьәләне бераз булса да хәл итү максатыннан, «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә хат язуларын әйтте. Алар әлеге проектны «Голос. Дети.»  форматында төшерергә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлегә җавап көтәләр. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5689
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2686
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4354
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2312
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1972
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек