Айваз Садыйров: "Татар радиосы"ннан ник китәргә булган?

Инстаграммга куйган постыннан аңлашылганча, "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыйров радиодан китәргә булган. 5 ел башкарган мөхәррирлек вазыйфасын ул инде Яңа ел алдыннан ук коллегасына тапшырып, радионың директоры булып калган иде.

Үзенең инстаграмында: 

"Генри ага Форд әйтмешли: "Кешене ике стимул эшләргә мәҗбүрили: хезмәт хакы һәм эшне югалтам, дигән курку". Башка өлкәләрдә ничектер, белмим, әмма безне бу ике төшенчә генә җиктертми камыт кидереп. Иҗат итү, милләткә хезмәт, гамәлләреңнең бөртеген генә булса да тарихта калдыру теләкләре һәм Яну - менә ул иҗат өлкәсе стимуллары!
Соңгы ярты елда радиода мөхәррирлек бн директор вазыйфасын бергә алып барырга туры килде миңа. Яңа ел алдыннан мөхәррирлекне коллегам кулына тапшырдым. Менә хәзер төп яңалыгым: кичә акционерлар һәм хәзерге җитәкчелек белән радио директоры вазыйфасы турында сөйләшкәндә уртак фикергә килә алмадык. Ике якның шартлары да бер-берсен канәгатьләндермәде.
Шулай итеп "Татар радиосы"ндагы 5 ел җитәкчелек итүем мантыйкый ахырына якынлашты, диик.
Ә "Яну"га килгәндә, алга таба иҗаттан аерылып, административ эшләрне алып бару гына бирмәячәк миңа бу януны. Хәзерге вәзгыять минем өчен иң дөресе, уңайлысы.
Журналистларны алга таба планнарым кызыксындырыр. Хәзер үк әлегә әйтергә яраганын гына әйтеп куйыйм да, башка борчымый торыгыз. Алда ял итеп торырга бер генә көн дә вакыт юк. Ниһаять, соңгы 1,5 ел әзерләгән шәхси зур проектыма ныклап тотына алам. Аның турында соңрак үзем сөрән салырмын. Аннан, языла башлаган кандидат эшен тәмамлап, аны яклауга әзерләнергә кирәк.
Яраткан радиома һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булуын, маркасын гел югары тотуын телим! Ура!
", дип язган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5102
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4865
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2599
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3735
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6280
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек