Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айгөл Бариеваның улы көлә, Зөлфәт Зиннуровның кызы елый

Бу көннәрдә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлый. Хәер, мәктәпләрдә генә дию дөрес булмас. Кыңгыравы ук булмаса да, балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре үтә. Артистлар да, балаларының чыгарылыш кичәләрендә катнашып, социаль челтәргә бер-бер артлы фотолар, матур теләкләр кертә.

Бу көннәрдә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлый. Хәер,
мәктәпләрдә генә дию дөрес булмас. Кыңгыравы ук булмаса да,
балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре үтә. Артистлар да,
балаларының чыгарылыш кичәләрендә катнашып, социаль челтәргә
бер-бер артлы фотолар, матур теләкләр кертә.




Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның улы
Камил быел 11 классны тәмамлады. Соңгы кыңгырау кичәсенә
Айгөл Бариева да барган. Инстаграмына видеолар, фотолар кертте
ул. Әлеге видеоларда Камил дә, башка классташлары да шат
елмаялар, көләләр, җырлыйлар. Ә менә җырчы үзе күз яшьләрен
тыеп тора алмаган. Соңрак ул инстаграмына улы белән төшкән
фотосын куеп: «Бүген бездә дулкынландыргыч көн! Э-э-х... Әле
кичә генә беренче класска озаткан идек, бүген инде Соңгы
кыңгырау яңгырады. Ничек тиз үтә бу гомер. Балаларның үсеп
җиткәнен дә сизми калабыз. Былтыр кызыбызны олы юлга озаттык.
Ә бүген инде улыбызны... Аллаһка тапшырып, зур, олы юлга. Алда
– имтиханнар. Бар да яхшы булсын, балакаем! Үзең теләгән вузга
кер, исән-сау булып яшә, бар хыялларың тормышка ашсын!» дип
язып кертте.

Ә менә яшь җырчы Лия Шәмсина үзе быел гына мәктәпне
тәмамлый әле.



Ул да интернетка «Чыгарылыш-2018» дип язылган
тасма тагып төшкән фотосын кертте. Йөзендә – гаҗәпләнү
чалымнары. Нәрсәгә гаҗәпләнүен үзе үк язып та куйган: «Нәрсә,
мин мәктәпне тәмамладым мәллә?» Мәктәп укучысы гына булуына
карамастан, Лия Шәмсина өч тапкыр TMTV премиясе алырга
өлгерде инде.

Җырчы Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия исә яңа уку елында
беренче класска барачак.



Балалар бакчасындагы чыгарылыш
бәйрәмендә Зәлия күз яшьләрен тыеп тора алмый. «Бакчадан
китәсең килмиме, шуңа елыйсыңмы?» – дип сорый әтисе, Зәлия
«әйе» дигәнне аңлатып баш кага. Хәер, Зөлфәт Зиннуров үзе дә чак
еламый, күзләре яшьле. Шулай кызын: «Хәзер мәктәпкә барасың
инде, кызым», – дип юата. Бәйрәм ахырында һәр бала кәгазьгә
теләкләрен язган һәм шуны шарга бәйләп очырганнар. Зәлия: «Мин
яхшы укырга телим, әти-әни миңа Алэн 6 lol (курчак) алсын, әти-
әни исән-сау булсын», – дигән теләкләр язган.

Теги: Айгөл БАРИЕВА Зөлфәт Зиннуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лия Шәмсина да булдымы инде җырчы...анасы акчалы ханым булгач кызынын капризларын утәп клип тошертә,

    Хәзер укыйлар