Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айгөл Бариева: "Кызым җиңәр дип уйламадым"

Казанда иң чибәр студент кызны ачыкладылар. Бу исемгә быел КНИТУ-КАИның II курс студенткасы Айлина ЮСИПОВА лаек дип табылды.

Казанда иң чибәр студент кызны ачыкладылар. Бу исемгә быел КНИТУ-КАИның II курс студенткасы Айлина ЮСИПОВА лаек дип табылды. Аңа җиңүче таҗын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырды. 

Шул уңайдан Айлинаның әнисе – Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВАдан үзенең тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. 


Балалар тугач та үземә сүз биргән идем: аларны сәхнәдән, сәхнә тормышыннан, мәдәният-сәнгать тирәсеннән ерактарак тотармын дип. Чөнки аларның үз юлымнан китүләрен теләмәдем. Җиңел юл түгел бит бу... Ләкин тормыш менә шундый кызык бит ул: син азрак теләгәннәр гел күбрәк алдыңа килә... Безнең теләү-теләмәүдән күп вакыт бер әйбер дә тормый. Моны инде мин аңладым. Аллаһы Тәгалә барысын да үзе хәл итә.  Балалар үскән саен мин моңа күбрәк инанам, чөнки аларны һаман саен ешрак сәхнәдә күрәм. Көн дә! Бу аларның икесенә дә кагыла: улыма да, кызыма да. 

Кызым Айлина Казан авиация институтына кергәч бик сөендем. Аллага шөкер, сәнгать юлыннан китмәде, башка өлкәне сайлады, дип. Ләкин иртәрәк шатланганмын икән. Күрәсең, генетика дигән әйбер бик көчле. Ул институтта узган бик күп чараларда катнаша. «Мисс КАИ» бәйгесендә катнашып, ул беренче урынга чыкты. 

Бу конкурс турында моңарчы берни дә ишеткәнем юк иде. Шуңа күрә миңа барысы да кызык иде. Анда катнашкан барлык кызларга шаккаттым. Финалга алар 16 кыз уздылар. Һәрберсе төрле югары уку йортыннан, берсенең дә булачак һөнәре сәнгать  белән бәйле түгел. Кем медицина юлыннан китәчәк, кем төзелеш буенча, кем юрист булачак, кем метеоролог...  Һәрберсе чибәр, һәрберсе талантлы! Бик матур итеп җырлыйлар, бииләр!  Осталар! Һәрберсе җиңүгә лаек иде. Жюрига утырган кешеләргә бик авыр булгандыр. 

Без җиңәрбез дип уйламадык та. Ихластан әйтәм. Һәм кинәт: «Краса студенчества – 2019» конкурсының җиңүчесе Айлина Юсипова!» – дип игълан итәләр! 

Сөендек дисәм... Мин артык сөенергә яратмыйм. Аллаһы Тәгалә алай кушмый. Әмма әни буларак шатлык һәм горурлык хисләре, әлбәттә, кичердем.  Минем урында бөтен әниләр шулай сөенер иде.  

Бүген шуны әйтәсем килә: балаларга беркайчан киртәләр куярга кирәкми икән.  Моны теләмим, дигәндә, без үз күзлегебездән карыйбыз. Ә аларның тормышта үз юлы. Аны ничек узарга икәнен алар үзләре хәл итргә тиеш. Балалар шундый мөстәкыйль хәзер. Алар бик күп өлкәдә үзләрен сынап карарга телиләр. 
Кызымның бер гадәте миңа бик ошый (бу яктан ул минем үземә охшаган): әгәр ул нәрсәгәдер алына икән, ахырга кадәр бара. Укуында да шулай ул. Аның холкындагы бу сыйфат мине бик сөендерә. Тормышта әле күпкә ирешер дип өметләнәм. 

Иң мөһиме – балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Һәрбер әни кебек мин дә шуны телим. Үз юлларын табып, үз илебездә кирәкле белгечләр булсыннар. Җәмгыятькә файда китерсеннәр. Әти-әнинең горурлыгы булсыннар. Безгә алар өчен кызарырга туры килмәсен. 

Теги: Айгөл БАРИЕВА Айгуль Бареева Айлина Юсипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар