Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айгөл Бариева «Барс»ларга нигә рәхмәтле?

​​​​​​​Бүген «Татар радиосы» дулкыннарында һәм бар музыкаль платформаларда Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның яңа җырын ишетергә мөмкин булачак. «Яшәтәсем килә сине...» дип атала ул. 

Бүген «Татар радиосы» дулкыннарында һәм бар музыкаль платформаларда Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның яңа җырын ишетергә мөмкин булачак. «Яшәтәсем килә сине...» дип атала ул. 

Премьера уңаеннан җырчы үзе менә ниләр әйтте:
– Бу җыр миңа күптән тәкъдим ителгән иде. Ләкин җырлар әкеренләп-әкеренләп кенә туа бит алар. Ниһаять, менә монысының да вакыты җитте... Коронавирус вакытына калган икән. Бу җырның тематикасы бүгенге көнгә бик туры килә дип саныйм. Һәрбер кешегә өмет өстисе, аны яшәтәсе килә. Җирне яшәтәсе килә! 
Җырның көен Риваль Хисмәтуллин, сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язды.  
Берничә көн элек «Барс рекордс» продюсерлык үзәге акция үткәрүләре турында   игълан иткән иде. Җырчыларга бер айга бушлай ротация бирәчәк ул. Безгә яңа җырларыбызны җибәрергә куштылар. Мин ике дә уйламыйча «Яшәтәсем килә сине...» дигән шушы җырымны җибәрдем. 
Һәм менә худсовет аны сайлап алды. Бу яңалык белән алар мине бик сөендерделәр. Әлеге акциягә бик күп җырчылар кушылган. Белүемчә, бүген иң беренче аны минем җырдан башлыйлар.
«Барс рекордс»ка моның өчен бик рәхмәтлемен. Җырчылар өчен дә җиңел вакыт түгел – без барыбыз да бүген күпләр кебек  эшсез калдык... 

«Сөембикә» журналы укучылары өчен Айгөл яңа җырының сүзләрен дә тәкъдим итте. Радиога кушылып җырлый да аласыз. 


Яшәтәсем килә сине...

Яшәтәсем килә сине, җаным! 
Сөю тулы хисләр кочагында.
Утыннарын икәү өстәп торыйк, 
Мәхәббәтнең парлы учагына. 

Кояш нуры тулган өебездә, 
Тәмле ашлар син булганга күрә. 
Кадерлемнең кадерлесе итеп, 
Яшәтәсем, һәм яшисем килә! 

Яшәтәсем килә сине, җаным! 
Үзеңә дә минем белән рәхәт. 
Яшәткәнгә синле тормышымда, 
Җылы карашыңа чиксез рәхмәт. 

Яшәтәсем һәм яшисем килә, 
Синең белән парлы гомерләрне. 
Яшиселәр килеп яшәгәнгә, 
Бәхет назлый үзе күңелләрне. 

Теги: Айгөл БАРИЕВА Айгуль Бареева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар