Җырчы Алсу Әбелханова тормышында булган бер вакыйга белән уртаклашты.
Бер ел дәвамында спорт белән шөгыльләнә алмау сәбәпле, ул 5 килограммга артып киткән – күп еллар эчендә беренче тапкыр бу үзгәреш тыштан да сизелгән. Хәзер исә җырчы кабат элеккеге формасына кайту юлына басуын хәбәр итте.
Спорт Алсу өчен күптәннән яшәү рәвешенә әйләнгән. Балалары туганнан соң да ул тиз арада спорт залына йөри башлаган һәм чирек гасырга якын туктаусыз шөгыльләнгән. Әмма соңгы бер елда табиблар рөхсәт бирмәгәнлектән, күнегүләрне туктатып торырга туры килгән.

Баштарак еллар буе тупланган физик форма гәүдәне тотып торган. Ә менә ел ахырына таба тән җыйнаклыгын югалта башлаган. Алсу бу үзгәрешне күбрәк киемнәренең ничек утыруыннан сизгән.
Танышлары аңа еш кына: «Сиңа барысы да ярый, нәрсә ашасаң да симермисең», – дип әйтә торган булган. Җырчы мондый фикер белән килешми: аның зифа буе артында зур тырышлык һәм катгый тәртип ята, бернәрсә дә җиңел генә бирелми.
Зур спорттан киткәч, тиз арада авырлык җыя башлаган спортчыларны ул хәзер яхшырак аңлый. Еллар дәвамында даими йөкләмәгә күнеккән организм физик активлык туктауга шунда ук үзгәреш белән җавап бирә.

Алсу яңадан күнегүләргә кереште һәм, кәефенә караганда, элеккеге формасына кире кайту өчен ныклы карар кылды.
Фото: Алсу Әбелханованың соцчелтәр битеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк