Татар эстрадасының иң матур пары саналган Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенчегә әти-әни булачак.
Бу хакта Алия «Интертат»ка биргән интервьюсында сөйләде: «Яңа ел алдыннан без Алим белән чирләп алган идек. Хастаханәдә ятарга туры килде. Алим өчен бик борчылдым, үземне начар хис иттем. Хәтта, хастаханәдән чыгасы көнне башым әйләнде нашатырь спиртлары иснәтеп кенә хәлгә керттеләр.
Бу 31 декабрь иде. Бәйрәмне дусларыбыз белән каршыларга уйладык. Шуңа, өйгә кайтуга, Ришат, бүләкләр алырга дип, кибеткә китте. Ә мин: «Әллә бәби көтәмме икән», – дип шикләнеп, тест ясап карарга булдым. Бу яңалык безнең гаиләгә Яңа ел бүләге булды».
Алия бу хәбәрне озак яшереп тора алмаган, Ришат кайтып керүгә: «Без кабат әти-әни булачакбыз, бу минем Яңа ел бүләге», – дип каршы алган. «Икебез дә бик сөендек, кочаклашып еладык. Ришат ул яктан нечкә күңелле, улыбызны да, племянникларын да, гомумән, балаларны бик ярата», – диде Алия.
Җырчы бу йөклелегенең авыррак узуын да яшермәде. Токсикоз юк, әмма кан басымы түбән булгач, еш кына башы әйләнә икән. Шул сәбәпле, концертларын да туктатып торырга туры килгән. Якын арада Алия тикшеренүләр узарга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк