Узып баручы елда нинди шатлыкларыгыз булды? 2018 ел кайсы вакыйгалары белән исегездә калыр, дип сорау биргән идек татар эстрадасы артистларына.
Булат Бәйрәмов: «Быел безнең гаиләбездәге иң зур вакыйга – өченче кызыбызның тууы булды. Моннан да зуррак һәм истәлеклерәк вакыйга була алмыйдыр инде ул. Икенче бер куанычыбыз, ниһаять, мунчаны салып бетердек. Рәхәтләнеп мунча ягып, хуш исле каен себеркеләре белән чабынып, самавырдан тәмле чәй эчеп, бу елны төгәллибез, Алла боерса».
Салават Миңнеханов: «2018 ел гаиләбез тарихына иң шатлыклы, мәңгегә истәлекле ел булып кереп калыр, мөгаен. Шатлыгыбызның иң зурысы – бәби көтәбез. Алла боерса, яңа еллардан соң сабыебыз дөньяга килергә тиеш. Кеше гомерендә булырга тиеш шатлыкның тагын берсе, шулай ук зурысы – йорт сатып алдык. Әлегә анда ремонт эшләре бара, матурлыйсын – матурлап, бизисен – бизәп бетерәбез дә, шушы араларда күченәбез».
Илсөя Бәдретлинова «Алай искитәрлек шатлыклы вакыйгалар булмады да кебек. Тик утырмыйбыз, быел «Күңел куша» дигән яңа программа ясадым. «Түзәрлек булсаң гына» җырына клип төшердек. Аны аңлаганы – аңлады, аңламаганы юк, ләкин Башкортстанда ул иң күп каралган клип булып чыкты. Шуның өчен премия алдым. Тагын бер зур вакыйга – Мәскәүдә концертларым узды. Машина сатып алдым, «Болгар» радиосының милли премиясенә лаек булдым. Шатлык белән хәсрәт янәшә йөри, диләр. Кайгылы елым да иде быел: әтине озаттык».
Алсу Әбелханова: «Быел иҗатымның 20 еллык юбилее. Шул уңайдан октябрь аенда «Пирамида»да зур концертым узды. Мин аңа бик озаклап әзерләндем. Концерт бик матур узды. Бу минем өчен бик-бик зур вакыйга. Ул мине дулкынландырды да, куандырды да. Әле дә шуның куаныч дулкынында коенып йөргән көннәрем».
Ризат Рамазанов: «Быел безнең премияләр елы иде. Рәттән өчне алдык. Иң куанычлысы – өч ел сәхнәдә эшләү дәверебездә беренче тапкыр «Татар җыры» премиясенә лаек булдык. Калган икесе – «Башкорт җыры» һәм «Болгар» радиосының милли премияләре.
Тагын бер истәлекле вакыйгабыз: беренче тапкыр Себергә гастрольгә чыктык. Төмән, Сургут, Магнигороск шәһәрләрендә булдык. Себергә кадәр барып җитәрбез дип хәтта уйламаган да идек.
Быел бабай белән мунча салдык. Фундаментыннан алып түбәсенә кадәр үзебез эшләдек. Моңа кадәр әтигә булышкалап йөргән булсам да, төзү эшенә болай ук батырыптотынган юк иде.
Зинира белән чын казакъча бишбармак пешерергә өйрәндек. Кунаклар килсә, хәзер гел бишбармак пешерәбез».
Зөлфәт Зиннуров: «Олы кызыбыз беренче класска укырга керде. Бу – кеше тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе инде. Мәктәпкә бик яратып йөри. Түгәрәкләргә йөрү дә ошый. Курайга һәм синтезаторга язылган иде, әле, йөрмим, арыдым, дигәне булмады.
Иҗатка килсәк, быел да яңа җырлар иҗат ителде. Шуларның берсе – «Әллә ничек кенә үтә гомер» (И.Ихсанова сүзләре, А.Тимербаев көе), икенчесе – «Йөз тәңкә» (А.Минһаҗев сүзләре, Г.Закирова көе). Өйдә әллә нәрсәләр эшләмәдек тә, алмадык та. Булганнарына шөкер итеп, исән-сау гына яшәп ятабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк