Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгуль булып теркәлгән эшмәкәрләр кемнәр алар?

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләргә яңа салым барлыкка килде. Әлеге режимда бүген республикада 32 мең кеше эшли. «Мой налог»– «Минем салым» системасында теркәлеп эшләү әлеге кешеләргә нинди өстенлекләр бирә соң?

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләргә яңа салым барлыкка килде. Әлеге режимда бүген республикада 32 мең кеше эшли. «Мой налог» – «Минем салым» системасында теркәлеп эшләү әлеге кешеләргә нинди өстенлекләр бирә соң? Аны кемнәр түләргә тиеш?

 

Алия Минһаҗевага 15 кенә яшь булса да, ул инде яшь эшмәкәр, үзмәшгуль буларак теркәлеп эшли. «Әлеге программа турында укыгач, әти-әнием белән киңәштем дә, «Мой налог» системасында теркәлергә булдым. Моның өчен өйдән чыгып йөрисе дә юк, барысы да Госуслуги порталы аша эшләнә», – ди ул. Тегүчелек белән кыз мәктәптәге хезмәт дәресләреннән мавыгып киткән. Кулын шомарткач, тәҗрибә туплагач, үзе теккән свитшотларның фотоларын социаль челтәрләргә дә урнаштыра башлый ул. Хәзер Алия үз линиясен булдырган – үзе теккән свитшотларга яңалиф алфавиты белән матур-матур язулар чигә. Аның сүзләренчә, яңа шөгыле шактый яхшы гына табыш та китерә үзенә. Ник дисәң, матур киенергә яратучылар хәзер кул эшләренең бәясен аңлый.

 

Сыр ясаучы Данияр Гомәров та – үзмәшгуль буларак теркәлгән яшь эшмәкәр. Аның эшмәкәрлек юлы «Эшмәкәрлек фабрикасы – Балалар» конкурсыннан башлана. Даниярның сыр ясау буенча әзерләгән проекты «Иң яхшы инвестпроект» номинациясендә җиңеп чыга. Гомәровлар 12 төрле сыр әзерли: моцарелла, буррата, сулугуни, халлимус, фета, рикотта, качотта, маасдам... Быелның җәендә егеткә 14 яшь тулган һәм ул инде үзмәшгуль буларак теркәлү узган. «Бу бизнесны тагын да үстерәсем, үз продукциябезне кафеларда, кибетләрдә дә күрәсем килә. Үзмәшгуль булып теркәлү миңа бизнес белән ачыктан-ачык шөгыльләнергә мөмкинлек бирә», – ди ул.

Һөнәри табыш яки икенче төрле итеп әйтсәк, үзмәшгульләргә салым – заказчыдан турыдан-туры акча алып, хезмәт килешүе буенча кеше ялламыйча эшләүчеләр өчен кабул ителгән салым режимы. Үзмәшгульләр өчен махсус режим сайлап, хосусый эшмәкәр булып теркәлмичә генә, һөнәри табыш китерүче үз эшең белән шөгыльләнергә мөмкин. Үзмәшгуль кеше юридик затлар белән эш итсә, табышының 6 проценты күләмендә, хосусый затлар белән эшләгәндә, табышының 4 проценты күләмендә салым түли. Беренче очракта ул салымга түләгән акчаларының 2 проценты күләмендә (әмма 10 меңнән дә күбрәк түгел), хосусый затлар белән эш иткәндә 1 проценты күләмендә салым кайтармасы ала ала.

Әлеге тема буенча тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтыннан укырга мөмкин.

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар