Логотип
Яңалыклар

Zara ябыла?

Шопинг яратучыларга күңелсезрәк яңалык: Zara, Berchka һәм Massimo Dutti кебек атаклы брендларның бөтен дөнья буйлап меңнән артык кибете ябылачак.

Шопинг яратучыларга күңелсезрәк яңалык: Zara, Berchka һәм Massimo Dutti кебек атаклы брендларның бөтен дөнья  буйлап меңнән артык кибете ябылачак. Испаниянең Inditex сәүдә челтәре үзләрендә реструктуризация узачагын хәбәр итә. Барысы да пандемия аркасында. Коронавирус таралгач, компания төрле илләрдәге 6500 кибетен япкан. Аларның 1500е әле бүген дә ачылмаган. Февраль-апрель айларында сату 44 процентка төшкән. Ә бу Inditex 409 миллиард евро табышын югалткан дигән сүз. 

Компаниягә нигез салучы Амансио Ортега онлайн-сәүдәне арттырырга планлаштырулары турында әйтә. 
Мода индустриясендә эшләүче башкаларның да хәлләре бик әйбәт түгел. 

Апрель ахырында Россиянең Fashion House сәүдә челтәре үзенең ябылуы турында игълан итте. Бу өлкәдә 20 ел эшләгәннән соң! 
Кием-салым сату соңгы вакытта, гомумән, кимеде. Росстат мәгълүматлары буенча, март белән чагыштырганда апрельдә ул 82 процентка төшкән. Ә аяк киеме сату 70  процентка кимегән. 
Хәтта H&M кебек халыкара гигант та сатуның 57 процентка кимүе турында игълан итте. Әле аларның үз интернет-кибетләре булган килеш. 

Зур сәүдә үзәкләре ачылгач, хәлләр әйбәтләнер дип көткән булганнар. Әмма компанияләрнең бу өметләре дә акланмаган. Күп шәһәрләрдә сәүдә үзәкләре, кибетләр инде ишекләрен ачса да, халыкның аларга элеккечә агылуы күзәтелми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар