Логотип
Яңалыклар

Юлдагы хәлләр

Быелның дүрт аенда гына да Татарстанда 1109 юл һәлакәте булып, 74 кешенең гомере өзелгән, 1403 кеше имгәнгән. Узган еллар белән чагыштырганда һәм Россинең башка төбәкләренә караганда бу саннар күпкә ким булса да, һәр өзелгән гомернең фаҗига булуын да онытмыйк. Ил буенча исә гомуми статистика болайрак: Россиядә шушы дүрт айда 42602 юл һәлакәте булган, 4 мең кеше үлгән, 54847 кеше имгәнгән.

Юлда төрле тәртип бозуларны киметүдә «Халык контроле» хезмәтенең дә өлеше бар. Бүген һәркем автомобиль катнашындагы 17 төрле тәртип бозуны видеога яки фотога төшереп, мондый хәлләрне киметә ала. Туктап торуны тыючы билге астында яки инвалидлар өчен тәгаенләнгән урыннарда, тротуарларда туктаучыларны, светофорның кызыл утына чыгучыларны, сул якка борылу тыелган чатларда сулга борылучыларны, җәяүлеләрне уздырмаучыларны, стоп-линияне узып туктаучыларны, автобус полосасыннан йөрүчеләрне, каршы як полосадан баручыларны, юл читеннән узучыларны, рульдә килеш телефоннан сөйләшүчеләрне, машинада барганда куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне, машинасын икенче рәттә туктатучыларны, автомобиль белән тротуардан йөрүчеләрне күрсәгез, «Халык контроле» хезмәтенә шалтырата аласыз.

Җәйге каникуллар чоры җитә, балалар көнозын урамда, сәпидтә... Бу чорда балаларны таптату куркынычлары, алар катнашындагы аварияләр саны арта. Шушы елның соңгы аенда гына да балалар катнашындагы 131 юл һәлакәте булып, 3 сабыйның гомере өзелгән, 140 бала имгәнгән.

Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, юл һаләкәтләренең яңа категориясе – машина йөртү тәҗрибәсе ике ел да булмаган кешеләр катнашында килеп чыккан аварияләр саны да арта. Быел шундый 90 авария булып, 9 кешенең гомере өзелгән.

Шулай ук машина йөртүчеләрне Татарстан юлларында нинди яңалыклар көтә дигән сорауга, Ленар Ринатович әйтүенчә, федераль трассаларда 4 урынга тоталь контроль системасы куелачак. Болар: Казан-Малмыж юлы (Арча юнәлеше), Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасы, Казан-Шәмәрдән (Саба юнәлеше), Чистай-Түбән Кама юллары. Ә Мәскәүдә кертелгән сары вафли тамгасы әлегә Казанда кертелмәячәк, дип белдерде ул. Шулай ук юллардагы билгеләргә дә мониторинг ясалачак: тиешсез куелган билгеләр алыначак. Мәсәлән, быел тугыз урыннан тизлекне чикли торган «40» тамгасы алынган.

Шулай ук 1 апрельдән машиналарның алгы тәрәзәләрен караңгылату белән шөгыльләнүче оешмаларны (ГОСТ таләпләренә туры килми торган итеп караңгылату турында сүз бара) ачыклау эше дә башланган.

Юлларда елдан-ел машиналар күбәя, шуның белән бергә игътибарлылык, саклык та торган саен күбрәк сорала. Сак булыйк, игътибарлы булыйк, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар