Юка боз корбаннары. Чаллыда боз астына киткән балыкчыларны ничек эзләгәннәр?

Чулман елгасында балыкчылар утырган боз кисәге йөзеп йөри дигән хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыручы бердәм 112 номерына 11 декабрь – дүшәмбе көнне кич килеп ирешә. Билгеле булганча, боз кисәге яр читеннән куба һәм Түбән Кама ГЭСы территориясендә Чулман елгасы буйлап йөзеп китә.
Балыкчыларга ярдәмгә Яр Чаллы шәһәренең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә.
"11 декабрь көнне, 16:22 сәгатьтә безгә, Чулман елгасының Түбән Кама ГЭСы янында боз купкан һәм анда кешеләр бар, дигән хәбәр килде. Өч минуттан без - 7 кеше әлеге урынга чыгып киттек. Үзебез белән йөзү җайланмалары бар иде. Фаҗига урынына килгәч, көймәне суга җибәрдек һәм боздан 37 яшьлек бер ир-атны чыгардык. Чагыштырмача яхшы хәлдә аны табиблар кулына тапшырдык», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Яр Чаллының №6 эзләү-коткару отряды җитәкчесе урынбасары Денис Бессмертных.
Соңрак, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коткарган ир-атны Чаллының №2 хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар аны караганнан соң, аны өенә җибәрәләр.
Шул вакыттан алып, Татарстанның МЧС, Түбән Кама һәм Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоннары, Идел буе региональ эзләү-коткару отрядлары филиаллары, Казан һәм Чаллы эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге әзерлек режимы игълан ителә.
Фаҗига урынына гади кешеләр һәм Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән - өч янгын сүндерү-коткару гарнизоннарыннан техник җайланмалар җәлеп ителде. МЧСның МИ-8 МТВ-1 вертолетын да күккә күтәрделәр.
"Безнең команда резервтагы коткаручылар, водолазлар белән тулылыланды. Без көймәләр белән елганың түбән бьефын тикшердек. Елга буйлап 8,5 км уздык, һәрбер купкан бозга, чокырларга игътибар иттек. Ләкин кешеләрне таба алмадык. Эзләүләрне 23 сәгать узгач туктаттык, чөнки бу вакытта инде караңгы төшкән, бернәрсә дә күренми иде", - дип сөйләде Бессмертных.
Ситуацияне тагын шунысы катлауландырды: купкан боз кисәгендә ничә балыкчы бар икәнен төгәл генә беркем дә әйтә алмады. МЧС хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, коткарылган ир-ат төрле саннар әйткән. Шул ук көнне кич Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайнар линия ача.
Коткаручылар Чаллы кешеләренә балыкка китеп өйләренә кайтмаган туганнары турында хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Тиздән кайнар линия телефонына 60 яшьлек ир-атның һәм аның 36 яшьлек улының югалуы турында хәбәр килә. Аларның «Нива» автомобилен коткаручылар яр буенда табалар.
«Икенче көнне, 12 декабрьдә, иртән сәгать алтыда эзләү эшләре кабаттан башлана. Эзләү группасы тагын да ныгытыла. Йөзү җайланмалары булган кешеләр елга буйлап хәрәкәт итәләр. Калганнар исә яр буйларын тикшерәләр. Без елганың уң яры буйлап агым уңаена түбәнгә таба бардык. Алабуга ягында, Лесоцех каршында караңгы булып торган тап күрдек. Якын килгәч, югалган балыкчыларның берсен табып алдык. Ул 36 яшьлек Денис Репин була. Судан ярга алып чыктык һәм эзләүләрне тагын дәвам иттек» - дип сөйләде Денис Бессмертных.
"Денис кечкенәдән үк әтисе белән балыкка йөрде. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, юмор хисле, йөзеннән беркайчан елмаю китмәде. Үз эшенә бирелгән кеше иде», - дип уртаклашты вафат булган балыкчының дусты Руслан.
Эзләүләр дәвам итә, ике сәгатьтән соң МЧС хезмәткәрләре икенче балкычының гәүдәсен табалар.
"Агым буйлап төштек, чама белән 2 километр уздык. Борылып өскә күтәрелдек, чөнки эзләү зонасын киңәйтергә кирәк иде. Һәм шул вакытта әтисенең мәетен таптык. Ул да шулай ук бозга ябышып каткан килеш ята иде», - дип сөйләде Денис Бессмертных.
Коткаручы, балыкчылар боз өстенә су агып чыкканын күргәч, юка, әле елга өслегендә тиешенчә катып бетмәгән боздан ярга чыгарга телиләр, дип фаразлый. Шул вакытта, бозлы «боткага» әләгеп, су астына китәләр. Өсләрендәге калын, кышкы киемнәрдә һава җыелу сәбәпле, алар су төбенә китмиләр. Гәүдәләре елга өстендә кала. Ә соңыннан түбән температура һәм салкын су үз эшен эшли – алар суда бозланып каталар.
Чаллының Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә кешеләр югалу турында башка гаризалар килмәү сәбәпле, эзләү эшләре туктатылган, - дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә. Гариза берәү генә – әтиле-уллы Репиннар югалуы турында гына була. Коткаручыларның шәһәр кешеләренә тагын бер кат мөрәҗәгать итүләренә карамастан, югалган балыкчылар турында башка шылтыратучылар булмый.
Денис Бессмертных фикеренчә, моңа ике төрле аңлатма бирергә мөмкин. Балыкчылар туганнарына озак вакытка балыкка китүләре турында әйтәләр һәм шуңа әлегә аларны беркем дә эзләми. Яки калганнары үзләре котылып исән калганнар һәм бу турыда белдермиләр.
Эзләү операциясенең нәтиҗәсе: 24 чакрым ара, Чулман елгасы аквоториясенең 20 квадрат километры тикшерелгән. «Хивус» маркалы өч судно территорияне тикшерә һәм патрульдә тора. Һавадан әлеге җирне Ми-8 МТВ һәм пилотсыз «SuperCam S-350» вертолетлары тикшерә. Эзләү-коткару эшләренә барлыгы 117 кеше һәм 33 техника берәмлеге җәлеп ителә.
Социаль челтәрләрдә утыручылар әлеге вакыйгага төрлечә караш белдерделәр. Бер яктан, Чаллы кешеләре вафат булган балыкчыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Икенче яктан – балыкчыларның үз гомерләрен куркыныч астына куюларына, битараф булуларына ачулы иделәр.
"Бозга кергәндә алар үзләренең якыннары турында уйладылармы икән? Туганнарын нинди кайгыга салачакларын уйлап карадылармы икән?» - дигән сораулар биргән Чаллыда яшәүче бер ханым.
"Минем әти балык тоту фанаты. Бозның калын булып катканын булса да көтеп торырга кушабыз, аңламый! Йөри бирә. Без әни белән инә өстендә утырган кебек, ә үзе уйлап та бирми», - дип язган икенче бер ханым.
Коткаручылар да күп тапкырлар кисәттеләр һәм кисәтүне һаман да дәвам итәләр: юка бозга керү куркыныч!
"Хәзерге вакытта Чулман елгасында боз калынлыгы якынча 2 см. Әле аны астан су агымы белән юып тора. Шулай ук Түбән Кама ГЭСыннан һәрдаим су бәреп тору сәбәпле, аның күләме «уйный». Шуңа күрә, хәзер бозга чыгу, үз-үзеңә кул салу белән бер»,- дип аңлата коткаручылар.
Ләкин балыкчылар бу сүзләргә игътибар итмиләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.