Логотип
Яңалыклар

Югары Утар балалар йортына 32 «Сөембикә» килә

Республикабызда 2017 ел өчен газета-журналларга язылу бара.  Саба районы Югары Утар балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәев журналыбызның тугры укучысы. Җитәкчеләреннән күреп,хәзер анда «Сөембикә»не бөтен коллектив белән укыйлар икән. Бүген Югары Утардан менә шундый эчтәлектәге хат алдык:
«Бездә яңа журналлар исемлеге елдан-ел күбрәк күренә, – дип яза алар. – Шулар арасында иң яратып укыла торган журнал – «Сөембикә» журналы. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә бик яратып укый.

Без, Саба районы районы Югары Утар балалар йортында эшләүчеләр, журналны аеруча сагынып көтеп алабыз. Аның һәр саны актуаль темаларга, кызыклы мәгълүматларга бай. Шигърият дөньясы, күренекле артистлар тормышы, аш-су серләре, көнүзәк мәсьәләләр белән кызыксынучыларның барысы да үзенә кирәкле мәгълүмат таба ала монда.  Шуңа да быел бездә «Сөембикә» журналына язылучылар саны 32 гә җитте».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар