Югары Ослан районында 90 яшьлек хезмәт ветераны сайлауда беренче булып тавышын бирде

Татарстанның Югары Ослан районында барлык 37 сайлау участогында VII чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутатларын сайлау башланды, дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе.
1248 нче санлы сайлау участогына беренче булып үз тавышын бирергә 30 августта 90 яшен билгеләп үткән хезмәт һәм тыл ветерананы Вера Комлякова килде.
«Безнең чор кешеләре өчен сайлаулар һәрвакыт мөһим вакыйга булып торды. Бүген дә минем өчен сайлау бик мөһим. Сайлау комиссиясе әгъзалары миңа өемә килеп сайлатырга тәкъдим ясасалар да, мин үзем килдем. Шулай булганда мин үземне актив һәм җәмгыять өчен кирәкле итеп тоям», – диде ул.
«Район оештыру ягыннан сайлауларга тулаем әзер, – дип хәбәр итте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников. – Сайлау башланыр алдыннан исемлектә 14 мең 44 сайлаучы теркәлгән, без аларның күпчелеге килеп, үз тавышларын бирерләр дип ышаныбыз. Безнең 143 яшь сайлаучы быел беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтиләр, аларга бүләкләр тапшырылачак».

Барлык сайлау участогыларында дүрт сәяси партиядән һәм 27нче Мәскәү сайлау бермандатлы округыннан депутатлыкка кандидатыннан күзәтүчеләр теркәлде. Күзәтүчеләрдән тыш, әлеге дүрт сәяси партия киңәш хокукы тавышын участок сайлау комиссиясе әгъзаларына бирде.
Моннан тыш, Барлык сайлау участогыларында хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә.
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» агентлыгы ТР Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәге онлайн-трансляцисен «Пирамида»күңел ачу комплексында оештырды. Трансляция төнге сәгать бергә кадәр барачак. Мәгълүматлар белән агентлык сайтыннан да танышып барырга була.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126276/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.