Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрда (ТР Милли китапханәсе астында) беренче тапкыр «Җырлы сишәмбе» чарасы узачак.
Казанлыларны пәнҗешәмбе саен «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләрендә биетүче Казан мэриясе яңа проектын җырга багышлый: 28 июнь сишәмбе кичендә 18:30 сәгатьтә халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп гитара астына җырларга чакыра. Беренче чарада төрле чорга караган «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын күмәкләшеп җырлау мөмкинлеге булачак.
«Җыр – кешенең юлдашы дип юкка гына әйтмиләр. Килешерсез, тормышыбызның күптөрле вакыйгалары аерым җырлар белән бәйле. Шуңа да элеккеге җырларны ишеткәч, үзеннән-үзе хатирәләргә чумасың, яшьлек елларын искә аласың, ностальгиягә биреләсең... Күмәк җырлау исә, шул исәптән, медитатив көчкә дә ия. Кыскасы, борчу-мәшәкатьләрне онытып, бер рәхәтләнеп җырлыйк әле! Барлык казанлыларны «Җырлы сишәмбе»дә көтәбез!» – диде проектның илһамландыручысы, Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.
Кич дәвамында гитарада чиртәчәк – проектның кураторы, күпләргә таныш булган видеоблогер, телләр белгече, музыкант Булат Шәйми. Татар җырларын бергәләп җырлау аның да зур хыялы: «Чарабызга теләгән һәркем килә ала – яшь чикләүләре юк! Бары күтәренке кәеф белән һава торышына карап, киенеп килүегезне генә үтенәбез!» – диде ул.
Оештыручылар әйтүенчә, җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылачак. Амфитеатрда утырып җырлау өчен урын җитәрлек, теләгән кеше җәймәләр белән килә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк