Логотип
Яңалыклар

Җыр булып калган гомер: Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Габдулла Рәхимкуловның исеме – халык хәтерендә. Ул җырларда, тыңлаучылар күңелендә, туган як хәтерендә яши. Габдулла Рәхимкулов татар җыр сәнгатендә үзенең якты эзләрен калдырып киткән шәхесләрнең берсе.

Бүген Казанда татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул җырчының гомеренең соңгы еллары узган йорт диварына – Казанның Маяковский урамындагы 23 нче а йорт адресына урнаштырылды. Бу тантанада Габдулла Рәхимкуловның туганнары, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.

Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Мәктәп елларыннан ук сәнгатькә тартыла, төрле мәдәни чараларда актив катнаша. Сугыш еллары аның язмышына да үз эзен сала. 1943 елда армия сафларына алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерелә. Нәкъ менә шунда ул Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. Аның киләчәк тормыш юлын сәнгать белән бәйләгән юлы шулай башлана.

Сугыштан соң да Габдулла Рәхимкулов бер мизгелгә дә хезмәттән курыкмый. 1950 елда Магнитогорск шәһәрендәге училищены тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер һөнәрен үзләштерә һәм шахтада эшли башлый. Әмма күңелендә җыр яши. Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә йөри, концертлар оештыруда катнаша. Сәхнәгә булган мәхәббәт һөнәреннән дә көчлерәк булып чыга.

1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкулов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист булып эшли башлый.

Аның иҗат юлы төрле сәхнәләр белән бәйле. 1961–1962 елларда ул Казакъстанның Алматы шәһәрендә «Казакъконцерт» оешмасында солист булып эшли. 1962–1979 елларда исә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә җырлый. «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» кебек җырлар Габдулла Рәхимкулов башкаруында халык күңеленә кереп калган.

Җырчының сәнгате Татарстан белән генә чикләнми. Аның моңлы тавышы илнең төрле төбәкләрендә яңгырый. Урта Азиядә дә, Себер киңлекләрендә дә, Урал артындагы шәһәр һәм авылларда да аны көтеп алалар. Татар һәм төрки халыклар яшәгән җирләрдә Габдулла Рәхимкуловның җырлары үзенеке, якын һәм кадерле булып кабул ителә. 1979 елда лаеклы ялга чыккач та, ул сәхнәдән китми. Тагын унбиш ел дәвамында үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый. Димәк, аның өчен җыр һөнәр генә түгел, ә гомер мәгънәсе булган.

Габдулла Мөхәммәталим улы Рәхимкулов 1997 елның 9 октябрендә вафат була. Ул туган төбәгендә – Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылы зиратында җирләнгән.

Бүген исә Казан урамындагы мемориаль такта аның исемен һәм иҗатын тагын бер кат шәһәр хәтеренә язып куйды.

Габдулла Рәхимкуловның исеме туган якларында да кадерләп саклана: Иске Шәйморза авылы Мәдәният йорты һәм бер урам аның исемен йөртә. Казанның Идел буе районында да җырчы исемен йөрткән урам бар.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар