Республикада гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланып китте. Әмма йөкле ханымнарга андый прививканы ясатырга ярамый иде. Быел алар өчен «Совигрипп» дип аталган махсус прививка уйлап тапканнар. Аның составында бернинди дә консервантлар юк, һәм аны йөклелекның өченче чорында ясатырга мөмкин.
Табиблар ышандырганча, вакцинаның файдасы шунда – кеше грипп белән авырган очракта да, организмында җитди өзлегүләр булмый кала. Узган елларда грипптан үлем-китем очраклары да булгалаган, һәм алар барысы да привика ясатмаган булганнар.
Гриппка иммунитет вакцина ясатканнан соң бер айдан гына барлыкка килә. Әмма привика ясатыр алдыннан табибка күренеп алу комачауламас. Аллергия булганда, яңарак кына берәр чирдән савыкканда (ике атнадан соң ярый) привика ясатырга ярамаска да мөмкин.
Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникаларда ясыйлар. Балаларга исә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында андый мөмкинлек оештырылган.
о месту жительства. Дети могут пройти вакцинацию организованно в школьных и дошкольных образовательных учреждениях с согласия родителей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк