«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үз укучылары арасында «Абүнәчеләргә Ipad» дигән конкурс игълан итә. Бу конкурсны уздыру инде күркәм бер гадәткә әверелде дисәк тә була. Конкурсның төп шарты – «Татмедиа» җәмгыятенең өчтән дә ким булмаган басмасына язылу.
Төп бүләк – iPad – «Татмедиа» җәягыятендә нәшер ителүче газета-журналларга иң зур бәягә язылучы кешегә бирелә. Өч катнашучыны цифралы фотоаппаратлар, ә инде конкурста катнашырга иң беренчеләрдән теләк белдерүче илле абүнәчене, ничә сумлык газета-журналларга язылуларына карамастан, кызыксындыру бүләкләре көтә.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә нәшер ителеп, әлеге акциядә катнашучы басмаларның тулы исемлеге һәм конкурсның шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен газета-журналлларга язылу квитанцияләрегезнең күчермәсен (он-лайн язылган очракта, шуның квитанциясен) түбәндәге адресларга юллагыз: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт яисә podpiska@tatmedia.ru
Хатыгызда телефон номерларыгызны күрсәтергә онытмагыз, һәм «Конкурска» дип тамгалагыз.
Комментарий юк