Логотип
Яңалыклар

Язучыга туган ягында һәйкәл ачылды

Кичә Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

«Республика җитәкчелеге исеменнән баулыларга, «Татнефть» җәмгыятенә, Татарстан Язучылар берлегенә һәйкәл төзүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт, – дип сүз башлады Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тантанада. – Фәнис Яруллин үз хәле авыр булганда да оптимистик, юмористик рухта әсәрләрен язган кеше. Әдәбиятта ул тирән эз калдырды. Ә Нурсөя ханым аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп торды. Шушындый матур кеше булганыгыз, матур яшәгәнегез өчен рәхмәт, Нурсөя ханым. Сез икегез дә бу һәйкәлгә лаек», - дип мөрәҗәгать итте ТР парламенты башлыгы шагыйрьнең гомер юлдашы Нөрсөя ханымга.

Һәйкәл ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нәбиуллин, Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин, Ирек Салихов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучылар, журналистлар һ.б. танылган шәхесләр катнашты.

«Һәйкәлне проектлауга һәм төзүгә үз өлешләрен керткән, проектны финанслауга көчләреннән килгәнчә булышкан бөтен якташларга олы рәхмәт әйтәм. Җәмәгатьчелек, Баулы районында яшәүче кешеләр, Баулы якташлар җәмгыяте инициативасы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге теләктәшлеге белән Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл кую турында карар кабул ителгән иде, - диде Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин. - Якташларыбызның күбесе бу инициативаны яклап чыкты һәм әлеге игелекле миссиягә үз өлешләрен кертте. Ышаныч белән әйтәм: бу һәйкәл баулыларның һәм шәһәребез кунакларының яраткан урынына әверелер», - дип вәгъдә бирде ул.

Һәйкәлнең авторы – Баулы районының Шалты авылында туып үскән сынчы Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле – чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше, диелә «Хезмәткә дан» җирле басмасында.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/12/112394/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар