Логотип
Яңалыклар

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликовага 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

19 октябрьдә сәгать кичке 6да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликовага 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Анда җырчылардан Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Сәлахов, Айгөл Хәйри; нәфис сүз осталары – Луара Шакирҗанова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева һәм «Илһам» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Белешмә өчен. Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында дөньяга килгән.

Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап,1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң«Чаян» журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты Мәдинә Маликова укучы күңеленә күп санлы хикәяләре, «Казан каласы – таш кала», «Адашканга юл кайда?», «Янар таулар яктысында», «Алтын ятьмә», «Мендем биек тауларга», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» кебек повестьлары, «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Өермә», «Кызыл гөл», «Фидая» дигән романнары белән якын. Аның татар һәм рус телләрендә 20ләп китабы дөнья күрде. М.Маликованың һәр әсәре - үзенә бер тормыш мәктәбе. Татар театр сәнгате репертуарыннан да Мәдинә Маликова сулышы бөркелә. «Оҗмах балалары» драмасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Минзәлә, Әлмәт театрлары режиссёрлары да Мәдинә Маликова пьесаларын сәхнәгә чыгара.

Мәдинә Маликованың 1993 елдан Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте президенты буларак алып барган хәйрияви эшчәнлеге үзенә бер мактауга лаек.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/15/114617/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар