Логотип
Яңалыклар

Яшел Үзәндә Каюм Насыйри акчасына салынган мәчет ни хәлдә?

Яшел Үзәндә Каюм Насыйри акчасына салынган мәчетне төзекләндерә башлаганнар. Әлеге бинаны күчерү идеясе авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримовныкы, ә мәчет итеп салырга авыл картлары тәкъдим иткән.

Халкы бик аз булса да, авыл җыеныннан соң, шуңа 100 мең сум акча җыелган. Иганәчеләр дә, гап-гади авыл кешесе дә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Быел мәшһүр галим Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуын искәртик.

Эскизыннан күренгәнчә, шырданлыларның хыялы чынга ашса, мәчет, Каюм бабаларыннан калган олы мирас булып, авылга гына түгел, кайткан туристларга, киләчәк буынга күрсәтерлек бик матур булырга охшаган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/10/112283/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар