Яшел Үзән үзәк район дәваханәсендә 9 кешедән торган сайлау комиссиясе эшли. Комиссия рәисе Вера Николаева белдерүенчә, дәваханәдә дәваланучы һәркем сайлау хокукыннан файдалана ала. 18 яше тулган барлык дәваланучыларга, бала тудыру йортындагы хатын-кызларга, психоневрология авырулары диспансерында сайлау хокукына ия - 28, туберкулез диспансерында ятып дәваланучы 12 кешегә дә гражданлык хокукын үтәргә мөмкинлек бирелгән, диелә Яшел Үзән район газетасы редакциясеннән алынган хәбәрдә.
Бүген Яшел Үзән бала тудыру йортында шушы сәгатькә иртәнге 05:30 да авырлыгы 3200 булган бер кыз бала туган. Бәхетле ата-анага икеләтә истәлекле көн! 18 сентябрьдә туган сабый да: “Мин бәйрәм көнне туганмын!” дип горурланып сөйләячәк, дип яза җирле электрон чарасы.
чыганак -http://http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк