Логотип
Яңалыклар

«Ялгызларны парлы итәсебез килә»

ЗАГС идарәсе аерылышу процессын катлауландыру тәкъдиме белән чыкса, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы республикадагы ялгызлар санын киметүнең башка юлын күрсәтә. Татарстан районнарында бер-бер артлы димче клублары оештыра ул. Узган атнада Азнакайга бөтен республика буенча яучылар җыелды. Авыллардагы ялгызларны кавыштыру, гаиләне саклап калу проблемалары хакында фикер алышты алар.

Хәзерге яучылар әби-бабайлар заманындагы «коллегалары» кебек бер балагын сызганып, берсен читек тышына чыгарып йөрми инде. Замана белән бергә димчеләр дә үзгәрә. Максатлары гына элеккечә кала: ялгызларны таныштыру, бәхетле гаиләләр санын арттыру. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да шушы юнәлештә актив эш алып бара. Күпчелек районнарда димче клублары булдыру – шуңа мисал.

«Ак калфак»ның күчмә утырышын һәм яучылар җыенын Азнакайда үткәрү юкка түгел. Димләп корылган ныклы гаиләләре белән башкаларга үрнәк күрсәткән район бу. Менә «Пар канатлар» клубы да шактый егет-кызларны кавыштырырга өлгергән инде. Клубның җитәкчесе Лена Гыймаева әйтүенчә, күбрәк авыллардагы буйдаклар, кияүгә чыкмаган кызлар белән эшлиләр, аларны таныштырырга, гаиләле итәргә тырышалар икән. «Пар канатлар» тагын бер юнәлештә актив эш алып бара. Яшьләрнең язылышу тантанасына 40-50 ел бергә гомер иткән парларны да чакыралар. «Бу – бик яхшы үрнәк, тәрбия чарасы. Кара, ничек матур итеп яшәп була икән, дип сокланып китә яшьләр», – дип сөйләде Лена Гыймаева.

Азнакайның үзендә генә түгел, авылларында да димче клублары оешкан. Урсай авылыннан яучы Рузилә апа Зарипова «Ак калфак» утырышына да килгән иде. Үзе генә түгел, беренче кавыштырган парын да алып килгән. Алар 22 ел матур гомер кичерә, дүрт бала үстерә икән инде. Алар турында сөйләгәндә, Рузилә апаның күзләре янып торды – аның кулы белән төзелгән гаилә бит!

Утырышта башка районнардан килгән яучылар да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әйтик, Мамадышта «Шанс» дигән таныштыру клубы эшләп килә икән. Җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина сөйләвенчә, үзәккә мөрәҗәгатьләрне аноним рәвештә кабул итәләр, танышырга теләүчеләр анкета тутырып калдыра. Алар белән психолог та аралаша. «Шанс»та эшләүчеләр һәр анкетадагы мәгълүматның дөреслеген тиешле органнар ярдәмендә тикшергәннән соң гына эшне башлый икән. Мәсәлән, күптән түгел аларга төрмәдә утырып чыккан бер ир мөрәҗәгать иткән. Психолог аның белән аралашканнан соң, шунысы ачыкланган: ир кылган гамәле өчен үкенә, гаилә корып яшәргә тели. Ә нишләп әле аңа яр эзләп карамаска ди?! Теләгенә ирешә ул, «Шанс» ярдәме белән хатынлы була.

Бүген «Ак калфак» оешмасының районнарда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә барлыгы 216 филиалы бар. Һәммәсе каршында да таныштыру клубы булдырсаң, пар таба алмый йөргән никадәр кешегә ярдәм булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар