Логотип
Яңалыклар

Яңа сезондагы театраль премьералар

Казан тамашачыларына сайланырга мөмкинлек бар. Татарстан башкаласында җиде дәүләт театры, бер муниципаль театр сезон ача. Алда 50 премьера көтелә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры:
Сезон ачыла: 18 сентябрь «Сөембикә» операсы.
Быел әле театр бинасында ремонт эшләре дәвам итәчәк. Театр ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә. Труппалар, нигездә, чит илләрдә гастрольләрдә йөри. Октябрь аенда  классик музыканы пропагандалаучы Европада популяр булган «Mezzo» телеканалы  «Шүрәле», «Җәлил», «Золотая Орда» спектакльләрен күрсәтәчәк. Театр яңа сезонда XX гасырның данлыклы биючесе Владимир Васильевның 80 еллыгы уңаеннан аңа багышланган автобиографик спектакль әзерли. Ноябрьдә өченче тапкыр узачак «Үзгәреш җиле» фестивален киләсе елның гыйнвар аенда Нью-Йоркка алып барырга җыеналар. 
Качалов исемендәге рус драма театры:
Сезонның төп яңалыгы: труппа Евгенией Шварцның «Дракон» пьесасын әзерли.  Театрның җитәкчесе Александр Славутский аны музыкаль фантастик тарих дип бәяли. 
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: 
Сезонны ача: 4 октябрь «Зәңгәр шәл» спектакле.
Театрның бу сезондагы иң төп яңалыгы – сишәмбе көнне, башка еллардан аермалы буларак, репетицияләр уздыру урынына спектакльләр күрсәтәчәк. «Яшьләр сишәмбесе» дигән проект айның һәр сишәмбесендә оештырылачак. Анда яшьләрнең эшләре күрсәтеләчәк. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев  белдерүенчә, әлеге проектта бер-бер артлы өч спектакль уйналачак, антракт вакытында фойеда иҗат итүче яшьләр белән аралашырга мөмкинлек тудырыла. Спектакльләр кичке алтыдан төнге уникегә кадәр барачак. 
Премьералар: Володинның «Биш кич» пьесасын режиссер Айдар Җаббаров әзерли; Яңа елга М. Гыйләҗевнең «Таңбатыр» әкияте сәхнәләштерелә; Фәрит Бикчәнтәев Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын киредән сәхнәгә алып менәчәк. Шулай ук премьералар арасында – Ркаил Зайдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы. 
Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры:
Сезон ачыла: 3 октябрь «Кәҗүл читек».
Кариевлылар сезонны узган елгы кебек үк зурлап ача. Театр мәйданы каршында чын-чынлап XIX гасырдагы Печән базары оештырыла. 
Премьералар: 10 октябрьдә «Йомрыбаш» романтик комедиясен тәкъдим итәләр. Шулай ук «Сәлам, Актәпи», «Питер Пен» спектакльләрен әзерлиләр. 

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры:
Сезон ачыла: 18 сентябрь « Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» һәм «Сказка о царе Салтане».
 Премьералар: Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Афзаловага багышланган «Әлфия» драмасы; композитовр Эльмир Низамов белән балалар өчен татарча дискотека булдырмакчылар. Ул балалар белән фойеда җырлап-биюгә корылачак. Шулай ук, грант отсалар, Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен сәхнәләштерү планлаштырыла. 
 
 

Теги: театр премьера

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар