Мартта узган сайлаулардан соң җәмгыятьнең бердәмлеге күзәтелә.
Социаль маркетинг институтының сәяси анализ директоры, социолог Потуремский Виктор Александрович Татарстанда узган сайлауларга үз бәясен бирде:
«Халыкның бүгенге сайлаулардагы активлыгы бөтен социаль фаразларны да узып китте», – диде ул. Моның берничә сәбәбе бар. Без моны Курск өлкәсендәге сайлаулар барышы мисалында да әйтә алабыз. Беренчедән, власть – сайлаучылар тарафыннан аерым игътибар зонасында. Сайлаулар нәтиҗәсе буенча ниндидер сюрпризлар көтелми: җәмәгатьчелек тарафыннан власть эшчәнлеге шактый югары бәяләнә: ул власть эффектив эшли дип саный.
Дөрес, Татарстанда һәм, тулаем Россиядә узучы сайлауларга нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Сайлаулар дәвам итә. Әма алдагы сайлаулар күрсәткәнчә, башкалага караганда, регионнарда аның нәтиҗәсе һәрвакыт югарырак. Бу – Татарстанга да хас күренеш. Җәмәгатьчелек фикеренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, мобилизацияләнүчеләрнең һәм контрактникларның гаиләләренә булган игътибар, кайгырту да зур роль уйный. Мартта узган сайлаулардан соң җәмгыятьнең бердәмлеге дә күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк