Логотип
Яңалыклар

Халыклар күп, Ватаныбыз бер

Казанлылар бүген, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, «Зур этнографик диктант» язды. Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, традицияләре һәм мәдәнияте буенча үз белемнәрен тикшерергә Халыклар дуслыгы йортына җыелды.

Этнографик диктант язарга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, республика яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев кебек мәртәбәле шәхесләр килде. 
«Халыклар бердәмлеге көнендә үткәнебезгә мөрәҗәгать итү кирәк. Үз Ватаның тарихын, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне белү бик мөһим. Этнографик диктантта Россиянең бөтен төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит илләрдәге ватандашларыбызның актив катнашуы – зур горурлык. Халыклар күп, ә Ватаныбыз бер», – диде Александр Терентьев, диктантта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
8 ноябрьгә кадәр диктантны онлайн-версиядә язарга мөмкин. Акциянең рәсми сайтында https://miretno.ru/ барлык мәгълүмат та бирелгән. 30 сораудан торган биремнәр тест форматында эшләнгән. Диктантны үтәү өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Аның өчен иң күбе – 100 балл җыярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар